Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе кызлары “Татар кызы“ бәйгесендә катнашалар

Әлеге бәйге 4 апрельдә Ижау шәһәренең Филармония бинасында узачак.

“Татар кызы“нда Әгерҗе районы кызлары да осталыкларын күрсәтәләр. Рузилә Акбашева  Әгерҗедә туып-үскән, 4нче мәктәпне тәмамлаган. Ул хәзерге вакытта Ижауда Самара дәүләт университеты филиалында белем ала. Гүзәл Галиуллина – Көчек авылы кызы, Удмурт дәүләт университеты студенты.

4 апрельдә Ижау шәһәренең Филармония бинасында Удмуртия татар яшьләре көтеп алган чараларның берсе — “Татар кызы-2020” бәйгесе узачак. Быел матурлык конкурсы 9нчы тапкыр үткәрелә. Шушы дәвер эчендә конкурста 80нән артык кыз финалда катнашкан, йөзләгән анкеталар каралган. Кайчандыр бер төркем актив яшьләр — “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары куркып кына башлаган “Татар кызы” конкурсы — бүген республикакүләм зур дәрәҗәгә ия булган заманча милли чара.

2018 елда республикакүләм конкурста җиңү яулаган Диләрә Гыйльметдинова Казанда узган Халыкара “Татар кызы” бәйгесендә беренчелекне алганнан соң, эстафета Удмуртиягә күчкән иде. 2019 елның 27 сентябрендә бәйгенең финалы Ижауда Опера һәм балет театры бинасында зурлап уздырылды. Алга таба да конкурсның дәрәҗәсе артачагына шик юк. Быел узачак республикакүләм “Татар кызы”ндагы үзгәрешләр дә шуңа ишарәли. 4 апрельдә “Татар кызы – 2020. Нәни асылташ” конкурсында матурлыкта, милли гореф-гадәтләрне, телне белүдә 6 кечкенә чибәркәй катнашачак.

 “Яңарыш“ газетасы сайтыннан алынган язмага нигезләнде. Фото “Яңарыш“ газетасының ВКонтакте төркеменнән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев