Әгерҗе кызы Германиягә китә
Бу юлы да сынатмый
Районыбызның яхшы укучылары уңышлы рәвештә алга баруларын дәвам итәләр. Гимназияне 2016 елда ике алтын медальгә (Россия һәм Татарстан) тәмамлаган, аннан укуын Казан федераль университетында дәвам иткән Рәсилә ФӘТТАХОВА быелгы уку елын Германиядә башлый.
Актив, максатчан кыз мәктәптә укыганда ук гел алга омтыла. Юлның да тигезен түгел, авыррагын сайлый. Инглиз телен мәктәп программасы кысаларында гына түгел, зур кызыксыну белән тирәнтен рәвештә өйрәнә.
Мәктәпне тәмамлап, укырга кая барырга дигән сорау килеп тугач та ул чит телләр факультетын гына түгел, ә халыкара мөнәсәбәтләр факультетын сайлый. Чит телләр укытучысы яки тәрҗемәче булу гына аны кызыктырмый. Ә бу факультетта – тарих, сәясәт, дипломатия – барысы да бар.
Бакалавриатның 4 курсын тәмамлаганнан соң Рәсилә, әлбәттә, моның белән генә тукталып калмый. Лобачевский исемендәге стипендия алуга мөмкинлек бирүче бәйгедә катнашып карарга уйлый. Ә бу бәйге магистратураны чил илдә узу мөмкинлеге дә бирә. Рәсилә бу юлы да сынатмый.
Кемдәдер, бәлки, “мондый уңышка гади булмаган кешеләр генә ирешә аладыр” дигән уй тугандыр. Һич юк! Уңышлы кешеләр нәкъ менә гади генә кыз-малайлардан үсеп чыга. Бары тик үзалдыңа максат куя һәм барлык авырлыкларны җиңеп шуңа бара белергә генә кирәк.
Мондый гаилә шатлыкларының чын кыйммәтен читкә киткәч аеруча яхшы аңлыйсың. Рәсиләнең дә чит илдә магистратураны уңышлы тәмамлап, кабат туган илебезгә әйләнеп кайтуын телибез. Аның кебек белемле, уңышлы, максатчан белгечләр – Татарстанның якты өмете ул.
Тулырак итеп иртәгә газетабызның җомга санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев