Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе кызы Сочида белемен арттырып кайтты

Сочиның “Сириус“ белем үзәгендә узган мавыктыргыч белем дөньясына, яңа ачышларга бай сәяхәтем төгәлләнеп туган ягым Әгерҗегә кайттым. Әлеге үзәктә Россиянең талантлы педагоглары уздырган мастер-классларда катнашу, төрле төбәкләрдән килгән бик тә белемле егет-кызлар белән аралашу миңа гомер буена җитәрлек якты истәлекләр бүләк итте.

“Сириус“ бик күп яшь россиялеләр өчен могҗиза ул дип әйтәләр. Әлеге могҗизаны барып күрү минем дә күптәнге хыялым иде. Уку елы башлангач тәвәккәлләп, белем бирү үзәгендәге “Әдәби иҗат“ юнәлешенә заявка биреп карарга булдым. Сайлап алу турын узганнан соң, чакыру көткән көннәр елларга тиң булгандай үтте. Ниһаять, буй җимәс хыял булып тоелган “Сириус“ белем бирү үзәгенә чакыру килде. Мин юлга кузгалдым.  Үзем теләгән журналистика юнәлеше буенча төркемгә эләктем.

“Сириус“тагы смена өч атна дәвам итте. Һәр көнне без сигез сәгать әлеге үзәктә журналистика серләренә төшендек. Әңгәмәләр оештырдык, мәкаләләр язарга өйрәндек, журналист эзләнүләре дә кызыклы тоелды. Безгә бик күп укырга туры килде, әмма алҗуны сизмәдек. Чөнки бер көн икенчесенә охшамаган, һәрберсе үзенчәлекле иде.

“Сириус“ның шәмәхә төстәге бинасы кичләрен матурлыгы белән таң калдырды. Тәрәзәләрнең лагерь территориясендәге искиткеч матур күренешләргә каравы да соклану уятты. Янәшәдәге түбәсе һавага тиеп торган биек тауларга, җәйрәп яткан Кара диңгезгә дә сокланып туймадым.

Укудан тыш, безне экскурсияләргә дә йөрттеләр. Сочи-парктагы аттракционнар, Кызыл Алан, Сочи буйлап сәяхәт – барысы да әкияти могҗизага тиң иде.

Футбол җанатары буларак, минем тагын бер хыялым чынга ашты. “Фишт“ стадионында Россия–Төркия матчында үзебезнең футболчылар өчен җан аттым. Россиянең җиңү яулавына сөендем.

Әнә шулай, күпме якты матур хатирәләр бүләк итте, хыялларымны тормышка ашырды Сочи. 

Сабина КУХАРЧУК,

3нче мәктәп укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев