Әгерҗе Мәдәният сараенда КВН сезонының финал туры узды
Узган шимбәдә район Мәдәният сараенда КВН сезонының финал туры узды. Финалда биш команда көч сынашты. Менә алар - «Свои», «Суббота», «Не надо печалиться», «Фазан егетләре", "Зырга". "Кызу" көрәштә яшь, әмма инде байтак кына тәҗрибә туплап өлгергән "Суббота" җыелма командасы җиңеп чыкты. Хәтерегездә булса, узган ел әлеге команда җәйге кубокка ия...
Узган шимбәдә район Мәдәният сараенда КВН сезонының финал туры узды. Финалда биш команда көч сынашты. Менә алар - «Свои», «Суббота», «Не надо печалиться», «Фазан егетләре", "Зырга". "Кызу" көрәштә яшь, әмма инде байтак кына тәҗрибә туплап өлгергән "Суббота" җыелма командасы җиңеп чыкты. Хәтерегездә булса, узган ел әлеге команда җәйге кубокка ия булган иде.
Призлы урыннарда - "Фазан егетләре" һәм "Зырга" командалары. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде. Ә спонсорларга килгәндә, алар түбәндәгеләр: "Телесеть" компаниясе, Айгөл Хәйретдинова остаханәсе, "Бонсай" кафесы, фотограф-дизайнер Ләйсән Симакова, фотограф Марина Красильникова, "Авангард" кинотеатры. Яшьләр үзәге аларга олы рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев