Әгерҗе мәктәбе укучылары җитәкчеләрне дә татарча сөйләштерделәр
Чеп-чи татар гаиләсендә үсүче балаларның да русча сөйләшүенә, гаиләдә әби-бабайның вата-җимерә баласына русча нидер аңлатуына күнегеп тә беттек бугай инде. Әмма укучыларны туган телебезгә өйрәтүче мөгаллим буларак, бу мине бик тә борчый. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да укучылар, бер-берсе белән татарча аралашсын өчен, нинди генә алымнар уйлап табарга...
Чеп-чи татар гаиләсендә үсүче балаларның да русча сөйләшүенә, гаиләдә әби-бабайның вата-җимерә баласына русча нидер аңлатуына күнегеп тә беттек бугай инде. Әмма укучыларны туган телебезгә өйрәтүче мөгаллим буларак, бу мине бик тә борчый. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да укучылар, бер-берсе белән татарча аралашсын өчен, нинди генә алымнар уйлап табарга туры килми.
3нче мәктәп укучылары да ел саен "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясенә кушыла. Быел без аны февральдә үк башладык. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан шигырь уку кичәсендә укучылар шагыйрьнең бик күп шигырьләрен сөйләделәр. Ә аеруча сәнгатьле, матур итеп сөйләгән укучылар "Муса Җәлил - иҗат һәм батырлык үрнәге" республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең I турында катнашып, Дипломга лаек булдылар.
1 сыйныф укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең эмблемасын үз куллары белән ясадылар. Башлангыч сыйныф укучылары түбәтәй ясау бәйгесендә дә бик теләп катнаштылар. Милли бизәкләр төшерелгән түбәтәйләр күз явын алырдай матур иде.
Укучылар, төрле оешма-предприятиеләргә барып, җитәкчеләр, хезмәткәрләр белән татарча аралаштылар, урамнарга чыгып шәһәрдәшләрнең ни дәрәҗәдә татарча белүләрен ачыкладылар. Шунысы сөендерде, сораштыруда катнашучыларның күбесе безнең сорауларга татарча җавап бирде. Без аларга эмблемалар тапшырдык һәм һәркем белергә тиешле 120 сүздән торган сүзлек бүләк иттек.
9 сыйныфның рус төркемендә укучылар өчен "Татар-квест" уены яңалык булды. Драматург якташыбыз Таҗи Гыйззәткә һәм татар халык авыз иҗатына багышланган уен балалардан җитезлек, тапкырлык таләп итте. Уен барышында укучылар хәтта рус телле укытучыларны да татарча әңгәмәгә тарттылар.
Быелгы яңалыкларның тагын берсе - татарча флешмоб уздыру булды. 8 сыйныф укучыларының заманча, дәртле биюенә барлык укучылар да теләп кушылдылар.
Апрельдә Тукай ае башлана. Бу айда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап кызыклы чаралар уздырырга ниятлибез. "Тукай - шигъри чишмә" шигырь бәйрәме, "Тукай эзләре буйлап" зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе, "Җырлап яшим һаман да" якташ шагыйрьләр белән очрашу кичәсе, "Тукайның тормыш мизгелләре" сыйныф сәгатьләре укучылар күңеленә үтеп керерлек итеп оештырылачак.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында узучы чараларда укучылар бик теләп катнашалар. Аларның активлыгы, сәхнә осталыгы, тел байлыклары сокландыра. Бу - татар теле укытучылары хезмәтләренең матур җимеше.
Илзидә ГЕРАСИМОВА,
3нче мәктәпнең татар теле укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев