Әгерҗе мәктәпләре укучылары – республика олимпиадалары җиңүчеләре
Дүшәмбе көн Казанда Идел буе физик культура дәүләт академиясендә республика олимпиадаларында җиңүчеләр мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар алдылар. Мондый бәхет безнең районнан өч укучыга елмайды. Көчек мәктәбеннән Анастасия Михайлова - удмурт, Күләгәш һәм Бима мәктәпләреннән Регина Асанова һәм Николай Ильин мари телләреннән республика олимпиадаларында...
Дүшәмбе көн Казанда Идел буе физик культура дәүләт академиясендә республика олимпиадаларында җиңүчеләр мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар алдылар.
Мондый бәхет безнең районнан өч укучыга елмайды. Көчек мәктәбеннән Анастасия Михайлова - удмурт, Күләгәш һәм Бима мәктәпләреннән Регина Асанова һәм Николай Ильин мари телләреннән республика олимпиадаларында җиңү яулаганнар иде.
Бу көнне укучыларыбыз 10 мең сумлык сертификатка ия булдылар. Ә аларны олимпиадага әзерләгән укытучылары Эмма Ильина, Ольга Халитова, Лидия Ишманова Рәхмәт хаты һәм 15 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.
Сүз уңаеннан: Бу көнне Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән 141 укучыны бүләкләде. Җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан бары Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев