Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе пәһлеваннарына ике йөз килолы штанга да чик түгел

Яшьләр көнендә ир-егетләр арасында яткан килеш штанга күтәрү ярышын уздыру – матур традиция.

“Агрызский жим“ дип аталган әлеге бәйгедә хәзер әгерҗелеләр генә түгел, Кече Пурга, Ижаудан килеп тә көчләрен сынаучылар бар. Мәсәлән, Кече Пурга егете Вадим Шляховның ярышта беренче катнашуы гына да түгел инде. Һәр килүендә матур күрсәткечләргә ирешә егет. Бәйге өч үлчәү категориясендә узды һәм спортчыларга өч талпыныш ясау мөмкинлеге бирелде. 75, 90 килога кадәр һәм 90 килодан югары үлчәү категориясендә 20гә якын спортчы катнашты. Үзләренең авырлыклары 73 кило гына булса да, Сергей Михайлов һәм Лев Зорин, 120 килолы штанганы күтәреп, беренче урынга дәгъва кылдылар. Әмма хөкемдарлар аларга яңа бирем уйлап тапты. 75 килолы штанганы кем күбрәк күтәрә – шул җиңүче, диделәр. Лев, 28 тапкыр күтәреп, 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында абсолют җиңүче булды. Кул көрәше белән шөгыльләнүче Ленар Галиевның авырлыгы 80 кило гына булса да, ул үзен ике категориядә сынап карады. 90 килога һәм әлеге авырлыктан югарырак үлчәүдә катнашкан егет сынатмады. Иң авыр үлчәүдә 105 килолы штанганы күтәреп өченче урынга лаек булды.

Ел саен әлеге төр ярышта беренчелекне яулаучы 120 килолы пәһлеван спортчы Антон Шушпановка бу юлы да тиңнәр булмады. 150 килолы штанганы туп кебек кенә чөеп күрсәткән Антонга 200 килолысы да чик булмады. “Авангард“ яшьләр  үзәге директоры Марсель Шахмин җиңүчеләрне бүләкләгәндә Антонга махсус статуэтка да тапшырды.

Җиңүчеләр:

Беренче урында – Руслан Гайнуллин, Антон Шушпанов, Лев Зорин.

Икенче урында – Рафаэль Галимуллин, Сергей Чеснялис, Сергей Михайлов.

Өченче урында – Ленар Галиев, Константин Хомяков, Вадим Шляхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев