Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе районы укучылары хат язарга оста

"Иң яхшы хат язу дәресе" Бөтенроссия конкурсының республика этабында 3нче мәктәптән Сабина Кухарчук һәм Кичкетаң мәктәбеннән Ләйсән Гарифуллина җиңү яуладылар. Әлеге бәйге быел унөченче тапкыр уздырылды. "Россия почтасы"ның мондый бәйге уздыруының максаты - эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру. Бәйгедә Татарстандагы 120 мәктәптән барлыгы 260 укучы катнашкан. Җиңүчеләр төрле...

"Иң яхшы хат язу дәресе" Бөтенроссия конкурсының республика этабында 3нче мәктәптән Сабина Кухарчук һәм Кичкетаң мәктәбеннән Ләйсән Гарифуллина җиңү яуладылар.

Әлеге бәйге быел унөченче тапкыр уздырылды. "Россия почтасы"ның мондый бәйге уздыруының максаты - эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру. Бәйгедә Татарстандагы 120 мәктәптән барлыгы 260 укучы катнашкан. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә ачыкланган.

Сабина КУХАРЧУК - "Дөньяны яхшырту өчен мин кем булырга телим?" номинациясе җиңүчесе. Сабинаның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Шадрина укучысы турында горурланып сөйләде:

- Сабина - бик сәләтле, талантлы укучы. Үз фикерен төгәл, бик матур итеп әйтә белә. Әле күптән түгел рус әдәбиятыннан мәктәп олимпиадасында җиңде, хәзер район турына әзерләнә. Сыйныфта да башкаларны үзе артыннан ияртә белә. Иншаны бәйгегә юллаганда да без Сабинаның җиңәчәгенә ышандык, - диде.

Сабинаның теле бай булуы, осталыгы кемнән күчкән дисезме? Аның әбисе Земфира Әсгатовна озак еллар әлеге мәктәптә рус телен укытты. Бәйге хатында да Сабина яраткан әбисенә мөрәҗәгать итә. Кыз бик тә хайваннар ярата һәм ул киләчәктә мал табибы булырга хыяллана.

Ләйсән ГАРИФУЛЛИНА "Үзең үсәргә теләгән дөнья турында яз" номинациясендә җиңү яулаган. Укытучысы Алсу Нуретдинова да Ләйсәннең бу җиңүенә бик шатланган.

- Ләйсән - иҗади кыз. 1 сыйныфтан ук төрле бәйгеләрдә катнаша, шигырьләр яза. Иншалары да бик җиңелдән, әмма тирән фикер белән языла аның. Инглиз телен ныклап өйрәнеп тәрҗемәче булу - аның хыялы, - ди мөгаллимә.

Иншасында кыз үзе хыялланган дөньяда кимсетелгәннәр, мескеннәр булмаячак, киресенчә кешеләр мәрхәмәтле, ярдәмчел булачак дигән. Хатын менә мондый сүзләр белән төгәлләгән: "Бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора. Кешеләр Җир белән идарә итәләр. Бу планета - аларның кечкенә кулларында. Ә анда могҗизалар бик еш булып тора".

Ххх

Иң яхшы хатлар, шул исәптән бу кызларныкы да Мәскәүгә җибәрелгән. Аларны фән һәм сәнгать эшлеклеләре тикшерәчәк.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев