Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе районына беренче солдат кайтты

Районыбызга узган ел көзге чакырылышта иң беренче булып армия сафларына киткән солдат Ринас ӘХМӘДИЕВ кайтты. Исәнбай егете Екатеринбургта - коры җир гаскәрләрендә хезмәт итте. Аны туган йортында әти-әнисе, дүрт ир туганы сөенеп каршы алдылар. - Без биш малай үстек. Дүртебез инде солдат каешын булды. Төпчегебез Илсаф та мәктәпне тәмамлагач армия...

Районыбызга узган ел көзге чакырылышта иң беренче булып армия сафларына киткән солдат Ринас ӘХМӘДИЕВ кайтты.

Исәнбай егете Екатеринбургта - коры җир гаскәрләрендә хезмәт итте. Аны туган йортында әти-әнисе, дүрт ир туганы сөенеп каршы алдылар.

- Без биш малай үстек. Дүртебез инде солдат каешын булды. Төпчегебез Илсаф та мәктәпне тәмамлагач армия сафларына алыныр дип уйлыйбыз, - ди Ринас.

Кечкенәдән көрәш белән мавыккан, оста волейболчы егеткә армиядә хезмәт итү дә авыр бирелмәгән.

- Әлбәттә, армиянең үз законнары, үз тәртипләре бар. Әмма хезмәт итү әллә ни авыр булды димәс идем, - ди ул.

Екатеринбургта хезмәт иткән авылдашы, күршесе Әлмир Шәрәфиев белән дә бик еш очрашып торганнар. "Авыл яңалыкларын бер-беребездән белә идек", ди Ринас. Иртәгә ул дусты Әлмирне туган авылында каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев