Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе районына солдатлар кайта башлады

Бүген Әгерҗе районы хәрби комиссариатында узган елның көзендә армия сафларына алынган Әрем авылы егете Айнур КӘРӘМИЕВны каршы алдылар.

Хәрби комиссар Илгиз Галиев, Айнур белән шәхсән очрашып, аннан армия хәлләре турында сорашты. Курскида артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашыбыз солдат хезмәтеннән канәгать булуын әйтте.

  • Нәкъ бер ел элек алты кеше – Казаннан биш егет һәм мин Курскига барып урнашкан идек. Алтыбыз да бик дус булып яшәдек, авыр чакта бер-беребезгә терәк булдык. Солдат хезмәте авыр булды димәс идем. 365 көн сизелми дә үтте, – ди Айнур.

Әмма ул якыннарын, туган авылын сагынуын да яшерми.

  • Бигрәк тә урып-җыю чорында комбайнга утырасы килде. Мин бит кечкенәдән әтием Илһам янәшәсендә комбайнда эшләгән егет, – ди Айнур.

Райондашыбыз әти-әнисе белән телефоннан аралашып торган. Бүген аны поезддан әтисе Илһам каршы алган. Авылда дуслары, сөйгән кызы көтүен дә яшермәде Айнур.

Солдат хезмәтеннән соң дуслары, бигрәк тә Казан егетләре белән дә аралашып торырга сүз куешып саубуллашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев