Әгерҗе шәһәре кызы Ижауда узачак “Татар кызы“ бәйгесендә катнаша
Рузилә Акбашева – Әгерҗедә туып-үскән, 4нче мәктәпне тәмамлаган.
Ул хәзерге вакытта Ижауда Самара дәүләт университеты филиалында белем ала.
“Татар кызы“ бәйгесе Ижау шәһәренең Филармония бинасында 4 апрельдә уза. Җиңү өчен 8 милләттәшебез осталыгын күрсәтәчәк.
Шат күңелле, яшәүдән ямь табучы, кул эшләренә оста Рузиләгә уңышлар телибез.
Фотолар Р.Акбашеваның ВКонтактедагы шәхси битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев