Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучысы - республика бәйгесе җиңүчесе

Россия көне бәйрәмендә Казанда“Балалар илне ясыйлар“ XII республика телевизион бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.Алар арасында 3нче шәһәр мәктәбенең 6 сыйныф укучысы укучысы Милана ПАЖБЕКОВА да бар.

Сәнгать мәктәбенә дә йөрүче Милана әлеге бәйгенең “Лев Толстой хикәяләре һәм әкиятләреннән яраткан героем“ номинациясендә җиңү яулаган.

  • Әлеге бәйгедә катнашу – укытучым Татьяна Альбертовна идеясе.Мин Лев Толстойның “Акула“, “Косточка“, “Котенок“ хикәяләренә заготовкалар ясаган идем. Укытучым шулар арасынннан “Котенок“ны сайлап алып бәйгегә юлларга тәкъдим итте, – ди Милана.
  • Кызыбызның эше соңгы этапка кадәр барып җитеп җиңү яулар дип уйламадык та. “Ривьера“ кунакханәсенә чакыру алу һәм анда Милананың исемен җиңүчеләр рәтендә ишетү безнең өчен көтелмәгән зур шатлык булды, – дип кушыла әнисе Дина Валерьевна.    

Тантанада яшь рәссамга Диплом, планшет, җиләк-җимешләр букеты һәм “Ривьера“ аквапаркына билетлар тапшырганнар.  

  • Аквапаркта ял итү, Казан буйлап йөрү, бүләкләү тантанасы – болар барысы да җәйге ялымның иң истәлекле вакыйгасы, – дип сөенә Милана.

Җиде яшеннән бирле Әгерҗенең сәнгать мәктәбенә йөри ул.

  • Рәсем ясарга бик яратам. Өйдә дә буш вакытым булдымы, кулыма пумала алам. Бигрәк тә табигатьне буяулар аша тасвирларга яратам. Бимага әбиемнәргә кунакка кайткач та табигать матурлыгын рәсем итеп төшерергә ашыгам, – ди кыз. Сүз уңаеннан: 1нче бакчада тәрбияче булып эшләүче әнисе Дина да кечкенәдән рәсем ясарга оста. Бу сәләтнең кызына да күчүенә сөенеп туялмый ул.

Алдагы елда сәнгать мәктәбен тәмамлый Милана. Әмма яраткан шөгыленнән аерылырга уйламый.

  • Киләчәктә дизайнер буласым килә, – дип хыяллана.

Ә без аның хыялларының  тормышка ашуын телибез. Киләчәктә дә матур җиңүләре күп булсын яшь рәссамның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев