Әгерҗе студентлары өчен тарихи квест оештырылды
Ул берничә этаптан торды
«Ерак көнчыгыш җиңүе» Бөтенроссия тарихи квесты Хәтер һәм Дан елында уздырыла һәм бөтен дөнья өчен әһәмиятле вакыйга – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышлана. Бу җиңүдә Совет Армиясе төп рольне уйнады: Ерак Көнчыгыштагы Маньчжур операциясе Икенче бөтендөнья сугышының иң зур көрәшенә әверелде.
Узган атнада Яшьләр үзәге хезмәткәрләре 3 нче урта мәктәпнең мәктәп отряды активистлары белән берлектә Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы студентлары өчен "Ерак көнчыгыш җиңүе" дигән тарихи квест үткәрделәр.
Квест берничә этаптан торды, һәр этап билгеле бер тарихи вакыйга белән бәйле иде. Квест дәвамында катнашучылар кызыклы биремнәр үтәделәр һәм баллар җыйдылар. Уен ахырында барлык командалар да грамоталар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев