Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе укучылары теплоходта сәяхәт итте

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат абый Ханбиков районыбызның иң сәләтле 60 уку алдынгысы өчен быел да бүләк ясады. "Борис Полевой" теплоходында Идел буйлап Түбән Новгородка кадәр сәфәр кылуыбыз матур истәлек булып күңел түрендә озак сакланыр әле. Бу көннәрдә без сихри бер дөньяда яшәдек. Теплоходта офыкта таң атуын, кояш чыгуын күзәттек,...

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат абый Ханбиков районыбызның иң сәләтле 60 уку алдынгысы өчен быел да бүләк ясады. "Борис Полевой" теплоходында Идел буйлап Түбән Новгородка кадәр сәфәр кылуыбыз матур истәлек булып күңел түрендә озак сакланыр әле.

Бу көннәрдә без сихри бер дөньяда яшәдек. Теплоходта офыкта таң атуын, кояш чыгуын күзәттек, кичке матурлыкка сокландык. Ямь-яшел яр буйлары, чип-чиста Идел елгасы... Менә кайда икән ул гүзәллек! Кызыклы, мавыктыргыч тормыш безне үзенә бөтереп алып кереп китте. Төрле уеннарда активлыгыбызны күрсәттек, бик күп ярышларда осталыгыбызны сынадык, ә кичтән дискотекада рәхәтләнеп күңел ачтык. Козловка, Чабаксар, Козьмодемьянск, Түбән Новгород шәһәрләрендә булдык, аларның истәлекле урыннары буенча сәяхәт иттек.

Без дүрт көн бер олы гаилә булып дус һәм тату яшәдек. Яңа дуслар таптык, истәлеккә фотога төштек. Шундый күңелле сәяхәт бүләк иткәне өчен Ринат Сәгыйть улына һәм безнең белән бергә булган укытучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Валерия ЕФИМОВА.

Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев