Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе яшьләре “Безнең заман - Наше время“ телевизион фестивалендә катнашты

Казанның Химиклар Мәдәният сараенда эшче яшьләр арасында "Безнең заман - Наше время" республика телевизион фестиваленең суперфиналы узды. Быелгы фестивальдә 27 районнан 18-35 яшьлек 800 егет-кыз осталыгын һәм талантын сәхнәдә күрсәтте. Болар - учреждение-предприятиеләрдә хезмәт куючы актив, сәләтле яшьләр. Безнең районнан Яшьләр үзәгенең җыелма командасы фестивальнең барлык номинацияләрендә катнашты. Елена Скворцова,...

Казанның Химиклар Мәдәният сараенда эшче яшьләр арасында "Безнең заман - Наше время" республика телевизион фестиваленең суперфиналы узды.

Быелгы фестивальдә 27 районнан 18-35 яшьлек 800 егет-кыз осталыгын һәм талантын сәхнәдә күрсәтте. Болар - учреждение-предприятиеләрдә хезмәт куючы актив, сәләтле яшьләр. Безнең районнан Яшьләр үзәгенең җыелма командасы фестивальнең барлык номинацияләрендә катнашты. Елена Скворцова, Марс Гатауллин, Эдуард Мираев - җыр, Владислав Макаров - "Минута славы", Яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Визит карточкасы" һәм "Хореография" номинациясендә бик матур чыгышлары белән сөендерделәр.

"Пирамида" күңел ачу үзәгендә узган гала-концертта катнашу бәхете биючеләребезгә елмайды. Алар, икенче урын яулап, Диплом һәм акчалата бүләккә лаек булдылар.

- Бик күп фестивальләрдә катнашканым булса да, "Безнең заман"дагы кебек җылы, дустанә мөнәсәбәтне күргәнем юк иде. Сәхнә артында көндәшләр түгел, әйтерсең лә, безнең күптәнге якын дуслар. Һәрберсе изге теләген җиткереп торды, җиңүебезне теләде, - ди Сергей Шевяков.

- Ә миңа Россия һәм Татарстаннан әйдәп баручы педагогларның мастер-классларында катнашу бик ошады. Безнең коллективка театр һәм кино актеры, РФнең халык артисты Алексей Булдаков белән әңгәмә кору, аның киңәшләрен ишетү бәхете елмайды. Без әлеге фестивальдән тагын да илһамланып кайттык, - ди Кристина Ишкатова.

Яшьләребезнең әлеге фестивальдән канатланып, яңа идеяләр белән кайтуы безне дә бик сөендерде. Аларга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

Татьяна СЕРГЕЕВА,

яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев