Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе яшьләре форумда катнашты

Казанда узган ТР авыл яшьләренең III форумыннан безнең район яшьләре дә онытылмас тәэсирләр белән кайттылар. Форумда республиканың 43 районыннан йөзгә якын Аграр яшьләр оешмасы активисты катнашты. Оешманың Әгерҗе бүлекчәсе әгъзалары Азалия Нуриева һәм Гүзәл Кавиева әле дә чарада алган хис-тойгылар "диңгезендә" йөзәләр. Азалия НУРИЕВА: - Форум 29 октябрьдән 1 ноябрьгә...

Казанда узган ТР авыл яшьләренең III форумыннан безнең район яшьләре дә онытылмас тәэсирләр белән кайттылар.

Форумда республиканың 43 районыннан йөзгә якын Аграр яшьләр оешмасы активисты катнашты. Оешманың Әгерҗе бүлекчәсе әгъзалары Азалия Нуриева һәм Гүзәл Кавиева әле дә чарада алган хис-тойгылар "диңгезендә" йөзәләр.

Азалия НУРИЕВА:

- Форум 29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр булды. Чаралар, нигездә, Казанда узса да, без Лаеш районында урнашкан "Идел" яшьләр үзәгендә яшәдек. Дүрт көн эчендә тын алырга да вакыт булмады дисәм дә, ялгышмам. Беренче эш итеп безне командаларга бүлделәр. Аннан бер-бер артлы төрле чаралар башланып китте. Яшьләр арасында толерантлык хисләре тәрбияләүгә багышланган түгәрәк өстәл, аграр яшьләр оешмасы тарихына багышланган мавыктыргыч квест, оешманың идеологиясе турындагы тренинг - болар барысы да бик кызыклы һәм заман яшьләренең ихтыяҗларын истә тотып уздырылды.

Казанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында яшь авыл эшмәкәрләренең Марат Әхмәтов белән очрашуында да булдык. Министр "Һөнәре буенча иң яхшысы" бәйгесендә катнашучыларны бүләкләгәндә, яшьтәшләребез арасында райондашларыбызның да булуын күреп горурландык.

Без үзебез дә төрле чараларда актив катнашырга тырыштык. Әйтик, Форумны йомгаклау көнендә яшьләр үз сәләтләрен күрсәтергә тиеш иде. Без "күләгәләр театры" тәкъдим иттек.

Гүзәл КАВИЕВА:

- Форумның икенче көнендә Мәскәү яшьләре белән очраштык. Яшьләр дигәнем - Росмолодежь федераль агентлыгы вәкилләре. Очрашу ачык әңгәмә формасында узды. Сөйләшү ахырында мондый Форумны федераль дәрәҗәдә уздыру мөһимлеге ассызыкланды. Бу Россия авылларында яшәүче яшьләрнең тормыш-көнкүреше белән якыннан танышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.

Форумны йомгаклау эшендә депутатлар, төрле министрлыклар, яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Алар тарафыннан яңгыраган: "Сезнең оешма тарафыннан авыл яшьләре өчен 2014-2020 елларны үз эченә алган программа кабул ителде. Ул - республикада яшьләргә тәгаенләнгән иң яхшы программаларның берсе", "Татарстанда Аграр яшьләр оешмасы - авыл яшьләренең проблемаларын чишүгә алынган һәм нәтиҗәле эшләүче оешма" кебек фикерләр җитәкчеләрнең безнең оешмага зур өметләр баглавын күрсәтә. Димәк, безне киләчәктә тагын да зур эшләр, кызыклы чаралар көтә.

Форумда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Ә район башлыгы Валерий Макаров, авыл яшьләрен борчыган проблемаларны чишүгә даими игътибар бирүче җитәкче буларак, оешманың Рәхмәт хатына лаек булды.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев