Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе яшьләре өмәгә чыкты

Сусаклау зоналары елы уңаеннан республикада күп кенә чаралар уздырыла. Безнең район да бу эштән читтә калмый. Узган атнада Яшьләр парламенты инициативасы белән Әгерҗе елгасы ярларын чистарту буенча өмә үтте. Көн бик тә эссе булуга карамастан, әлеге эштә 40ка якын активист катнашты. Хәтта чираттагы ялда булучылар да килгән иде. Яшьләр К.Маркс...

Сусаклау зоналары елы уңаеннан республикада күп кенә чаралар уздырыла. Безнең район да бу эштән читтә калмый. Узган атнада Яшьләр парламенты инициативасы белән Әгерҗе елгасы ярларын чистарту буенча өмә үтте.

Көн бик тә эссе булуга карамастан, әлеге эштә 40ка якын активист катнашты. Хәтта чираттагы ялда булучылар да килгән иде.

Яшьләр К.Маркс урамындагы үзәк күпернең култыксаларын буядылар, таралып үскән куакларны кистеләр, чүпләрне җыештырдылар, елганың сулъяк яр буйларын чистарттылар. Нәтиҗәдә бик зур булмаган территориядән өч трактор арбасы чүп түгелде.

- Без өмәдә катнашу өчен Кунгур урамыннан ук килдек. Теләгебез - яр буйларын балалар белән ял итәрлек хәлгә китерү, - диделәр бер төркем хатын-кызлар.

Әгерҗе елгасының уң як ярын да үлән баскан.

- Әлеге участокны да чистартырга кирәк. Елганы буган очракта да яхшы булыр иде. Ял итү өчен менә дигән урын ясарга мөмкин монда, - диләр активистлар.

Яшьләр парламенты рәисе Марсель Шахминга һәм аның урынбасары Санислав Никитинга елгадан ерак түгел Пролетарская урамында яшәүче Фирдәвес Акатов та рәхмәт белдерде.

- Сез Әгерҗене яратуыгызны сүз белән генә түгел, эш белән дә күрсәтә беләсез, афәрин, - диде ул яшьләрне мактап.

Күперне төзекләндерү өчен материаллар белән Валерий Шамшурин җитәкчелегендәге "Жилсервис" ширкәте тәэмин иткән. Ә эш барышында аннан узып йөрүчеләр активистлар исеменә күпме рәхмәт сүзләре әйтте икән?!

Яшьләр парламенты активистлары мондый эшләрдән башкалар да читтә калмасын иде диләр. Якын көннәрдә Ленин урамында, санэпидемстанция тирәсендәге күпер янында да өмә узачак.

Өмәне оештыручылар "Кировское" ТОСы, мәшгульлек һәм "Өмет" үзәкләре, "Таттелеком", коррекция мәктәбе, агрокөллият, 9нчы, 7нче балалар бакчалары, идарәче компания вәкилләренә, гомумән, изге эштән читтә калмаган һәркемгә рәхмәтле. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләрнең өмәдә катнашырга теләк белдермәве генә бераз кызганыч...

Ә иң мөһиме - Әгерҗе елгасы буйларын чүп түгү урынына әверелдермәсеннәр иде. Чистарткан җирдә түгел, чүпләмәгән урында гына чиста була бит.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев