Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе яшьләре Париждан Мамадышка кадәр бардылар

“Авангард” яшьләр үзәгендә “Битум” (“Битва умов”) интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде. Әлеге чараны Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе һәм Яшьләр сәясәте бүлекләре хезмәткәрләре оештырды.

Бу чарада Шаршады, Сарсак-Омга авыл җирлекләреннән, мәгариф бүлегеннән, Яшьләр үзәгеннән “САГА” һәм “Әгерҗе яшьләре” командалары – дүртәр кешеле биш команда катнашты.

Уенның беренче туры “Шәһәрләр” дип аталды. Икенче тур логикага корылган иде. “Киң-иркен Россия” дип аталган өченче турда сорауларга җавап биргәндә музыкаль өзекләр ярдәм итте. Дүртенче турда “Париждан Мамадышка кадәр” төрле шәһәрләр аша бару юлларын билгеләделәр.

Бик күңелле барган уен нәтиҗәләрен санап җиңүчеләрне билгеләгәнче тәмле чәй эчеп, башка командадагылар белән аралашып алырга да өлгерде яшьләр.

Менә ул дулкынландыргыч мизгел: җиңүчеләрне игълан иттеләр. Ул –Яшьләр үзәге хезмәткәрләреннән торган “САГА” командасы. Аларга  Диплом һәм бүләк тапшырылды. Мәгариф бүлеге командасы алардан ярты баллга гына калышты.

  • Без бу чарага ныклап әзерләндек. Командабызны “Ялкын” дип атадык. Девиз уйладык, эмблема ясадык. Безнең өчен өченче урын алу да зур шатлык, – диделәр шаршадылылар.

Аграр яшьләр берлеге һәм Яшьләр сәясәте җитәкчеләре Шаршады һәм Сарсак-Омга яшьләренең һәрвакыт шулай актив булуларын билгеләп үттеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары Вәсил Баһаутдиновка һәм Татьяна Николаевага зур рәхмәтләрен белдерделәр.

  • Күп яшьтәшләребез белән рәхәтләнеп аралаштык, яңа нәрсәләр белдек. Сораулар бик кызыклы иде. Бергәләп фикер алышу безнең араларыбызны тагын да якынайтты. Барлык катнашучыларга да истәлек бүләкләре бирделәр. Уен бик ошады, – дип  Сарсак-Омга кызы Наталья Иванова биредәге яшьләрнең фикерен куәтләде.
  • Яңа дуслар таптык. Бәйрәм рухы хөкем сөрде. Рәхмәт оештыручыларга! – Әгерҗе егете Фәнил Бәшәровның бу фикере биредә катнашкан һәркемнең фикере белән тәңгәл килгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев