Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе яшьләрен Казан көтә

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы эшләүче яшьләрнең "Наше время-Безнең заман" иҗат телефестивале елдан-ел киңрәк колач ала. Әгерҗелеләр исә һәр елны суперфиналга узып сөендерәләр. БЕЗНЕКЕЛӘР - ӨЧЕНЧЕ Фестивальнең Чаллы зона турында Менделеев, Алабуга, Кукмара, Әгерҗе районнары һәм Чаллыдагы барлыгы 50 оешмадан 216 егет һәм кыз катнашты. "Авангард" Яшьләр үзәгенең җыелма...

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы эшләүче яшьләрнең "Наше время-Безнең заман" иҗат телефестивале елдан-ел киңрәк колач ала. Әгерҗелеләр исә һәр елны суперфиналга узып сөендерәләр.

БЕЗНЕКЕЛӘР - ӨЧЕНЧЕ

Фестивальнең Чаллы зона турында Менделеев, Алабуга, Кукмара, Әгерҗе районнары һәм Чаллыдагы барлыгы 50 оешмадан 216 егет һәм кыз катнашты. "Авангард" Яшьләр үзәгенең җыелма командасы быел да III урынга чыкты һәм суперфиналга чакыру алды.

Бу юлы Әгерҗе данын 2нче мәктәптән мөгаллимнәр Марсилә Муллахмәтова һәм Эльнара Шиабетдинова, район Мәдәният сараеннан хореографлар Элина Мостафина һәм Алена Харисова, вагон депосыннан тимерьюлчы Владислав Туганаев, "Таттелеком"нан Владислав Макаров, Яшьләр үзәгеннән Артур Хәмидуллин, Кристина Ишкатова, "Әгерҗе" сәүдә йорты сатучысы Виктория Минилбаева, танылган КВНчылар Илшат Фәхриев һәм Артур Билалов якладылар.

Әгерҗенең талантлы егет-кызлары бер генә номинациядә дә сынатмадылар. "Хореография" номинациясендә II урын алдылар. "Вокал-соло"да Марсилә Муллахмәтова III урынга лаек булды. "Дан минуты"нда Владислав Макаров иҗади эзләнүе өчен махсус приз алды.

- Быел урыннар өчен көрәш ничектер җиңелрәк барды. Әллә көндәшләр көчсезрәк иде, әллә без тәҗрибә тупларга өлгергәнбез. Кайбер яшьләребез фестивальдә берничә ел рәттән чыгыш ясый бит инде, - ди Яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов.

АЛАР - ФЕСТИВАЛЬНЕҢ "КАЙМАГЫ"

Әйтик, Владислав Макаровның фестивальгә беренче генә баруы түгел. Узган ел армиядән кайткан егет башта Әгерҗедә гитара фестивалендә уңышлы чыгыш ясады, аннан телевизион фестивальнең "Хореография" номинациясендә катнашты. Ә быел Чаллыда ул биегән дә, җырлаган да. "Дан минуты"нда ул гитарада уйнап үзе иҗат иткән җырны башкарган. Сүз уңаеннан: ул күптәннән җырлар да иҗат итә инде. Бу шөгылен армиядә дә ташламаган. Аның уннан артык композициясе бар.

- Миңа фестиваль бик ошады. Сәхнә һәм музыкаль бизәлешләр бик югары зәвык белән эшләнгән. Ике көн дәвамында жюридагы танылган сәнгать әһелләре мастер-класслар күрсәттеләр, киңәшләр бирделәр, ярдәм иттеләр. Эшләүче яшьләр өчен мондый чаралар аеруча кирәк. Югыйсә, өй-эш-гаилә әйләнәсендә генә йөрергә туры килә. Киләчәктә аңа тагын да күбрәк талантлы яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, - ди Владислав.

Марсилә Муллахмәтова - команданың иң тәҗрибәле артисты. Ул фестивальдә дүртенче тапкыр җырлаган инде. Елның-елында призлы урын белән кайта.

- Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта. Күбесе белән танышып, дуслашып беттек. Мастер-класслар вакытында жюри әгъзалары, һәр чыгышка анализ ясап, уңай якларны һәм кимчелекләрне әйтәләр. Сәхнә осталарының киңәшләре безнең өчен алтынга тиң. "Безнең заман" профессиональ яктан үсәргә ярдәм итә безгә, - ди Марсилә.

АФӘРИН, ЕГЕТ-КЫЗЛАР!

Шунысы игътибарга лаек, зона этабында беренче урын ике зур командага Чаллыдан "КамАЗ" һәм Менделеевтан "Аммоний" җәмгыятьләренә бирелгән. Ә өченчедә - безнекеләр. Жюри әгъзалары икенче урынны, ни сәбәпледер, буш калдырганнар. Шундый зур шәһәр командалары арасында әгерҗелеләрнең финалга узуы - зур горурлык.

- Үзегез уйлап карагыз, зур предприятиеләр күбрәк катнашучы тәкъдим итә алалар. Аларның аерым бию коллективы, җырчылар... Ә безгә универсал булырга туры килә. Бер кешегә берничә номинациядә катнаша. Ә аңа әзерләнү күпме вакытны ала һәм осталык таләп итә, - ди Айзат Харисов.

Фестивальне оештыручылар аны халыкара дәрәҗәгә чыгарырга уйлыйлар. Казанда 2019 елда WordSkills һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионаты узачак. Шул вакытта әлеге телефестивальне уздыруны да күздә тоталар. Бу исә Әгерҗе талантларына чит илдән килгән яшьтәшләре белән бергә осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге тудырачак.

Сүз уңаеннан: "Авангард" Яшьләр үзәге иганәчелек ярдәме күрсәткәне өчен "Әгерҗе ит комбинаты" җитәкчесе Михаил Батановка рәхмәт белдерә.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев