Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе яшьләренең үз сайты булачак

"Интернет - бүгенге заманның төп коралы ул. Шуңа яшьләрнең үз сайтларын, Интернет-каналларын булдыру хыялы белән януларын бары хуплыйм гына", - диде район башлыгы Валерий Макаров Яшьләр парламентының киңәйтелгән II сессиясендә. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Ижтимагый яшьләр палатасы рәисе Тимур Камалетдинов та катнашты. - Безнең бурыч - урыннарда Яшьләр...

"Интернет - бүгенге заманның төп коралы ул. Шуңа яшьләрнең үз сайтларын, Интернет-каналларын булдыру хыялы белән януларын бары хуплыйм гына", - диде район башлыгы Валерий Макаров Яшьләр парламентының киңәйтелгән II сессиясендә.
Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Ижтимагый яшьләр палатасы рәисе Тимур Камалетдинов та катнашты.
- Безнең бурыч - урыннарда Яшьләр парламентлары булдырып, аларның хакимият белән кулга-кул эшләвенә ирешү. Бары шул вакытта гына нәтиҗә уңышлы булырга мөмкин. Яшьләргә кагылышлы законнар иң беренче чиратта каралырга тиеш. Безнең бурыч - егет-кызларыбызны халыкка, җәмгыятькә якынайту, - дип ассызыклады Казан кунагы.
Районыбызда Яшьләр парламенты әле январь аенда гына оешса да, байтак кына эшләр башкарылган инде. Болар хакында парламент рәисе Марсель Шахмин бәян итте.
- Парламент әгъзалары "Яшь депутат мәктәбе" федераль проектында уңышлы гына катнаша. Район прокуратурасы белән берлектә "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" акциясен башлап җибәрдек. Яшьләребез Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылауда активлык күрсәтәләр. "Георгий тасмасы" акциясенә кушылдык. "Онытмыйбыз, горурланабыз" акциясе кысаларында ветераннарны өйләренә барып котлау матур традициягә әйләнде. "Хәтер" чарасына кушылып, татар зиратында Бөек Ватан сугышы батырларына куелган обелиск тирәсен тәртипкә китерүгә үз өлешебезне керттек, - дип сөйләде Марсель.
Планнары да зурдан яшьләрнең.
- Шушы көннәрдә парламентның үз сайты эшли башлаячак. Әлеге сайтта яшьләрнең хезмәт биржасын булдырырга планлаштырабыз. Безнең максат - 14-35 яшьлек егет-кызларга хезмәт урыны табарга ярдәм итү. Әлеге эшне мәшгульлек үзәге филиалы, районыбыздагы оешма-предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә башкарырга ниятлибез, - дип сөйләде социаль мәсьәләләрне чишү комиссиясе рәисе Эльвира Петрова .
Өлкән сыйныф укучылары советы рәисе Фәнил Бәшәров Интернет-канал булдыру хакындагы хыяллары белән уртаклашты.
- Безнең максат - яшьләр катнашында узган чараларны видеога төшереп, Интернет-каналга урнаштырып бару. Бу өлкәнрәк райондашларга да яшьләребез тормышын ачык күзалларга мөмкинлек бирәчәк. Тик бу эшне башлап җибәрү өчен микрофон һәм видеокамера кирәк, - диде Фәнил.
- Без бу яклап ярдәм итәрбез, - дип сөендерле яшьләрне Валерий Макаров.
Хокук мәсьәләләре буенча сораулар һәм муниципальара бәйләнеш комиссиясе рәисе Станислав Никитин "Авылдан - өстәлгә" дип аталган проектка кагылышлы планнары белән уртаклашты.
- Без яшьләр сайтында электрон сәүдә мәйданчыгы булдыру турында да хыялланабыз. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен сату-алуга кагылышлы игъланнар урын алачак. Тик игълан урнаштыруның бер шарты бар: продукция бәясе базардагыга караганда арзанрак булырга тиеш, - диде Станислав.
- Планнарыгыз зурдан, аның нәтиҗәләре дә озак көттермәс дип ышанабыз. Без сездән киләчәктә дә яңа фикерләр, идеяләр, матур эшләр көтәбез, - дип йомгаклады сессияне Валерий Макаров.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев