Әгерҗе йолдызлары “Йолдызлык“та балкыды
Минзәләдә "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Анда Мөслим, Актаныш, Минзәләнең яшь артистлары белән бергә Әгерҗенең сәхнә осталары да катнашты. 18нче тапкыр узучы фестиваль быел "Миллиончы катнашучы" лозунгы астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллионынчы булып санала. Бәйгедә катнашучылар "Вокал-соло", "Вокал ансамбле", "Хореография", "Конферансье"...
Минзәләдә "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Анда Мөслим, Актаныш, Минзәләнең яшь артистлары белән бергә Әгерҗенең сәхнә осталары да катнашты.
18нче тапкыр узучы фестиваль быел "Миллиончы катнашучы" лозунгы астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллионынчы булып санала.
Бәйгедә катнашучылар "Вокал-соло", "Вокал ансамбле", "Хореография", "Конферансье" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
Әгерҗенең яшь сәхнә осталары да жюри алдында имтиханны уңышлы тапшырдылар. Иж-Бубыйдан Рузана Исламова җитәкчелегендәге "Карусель" бию төркеме - икенче, "Радуга талантов" балалар иҗаты йортыннан Юлия Рыболовлеваның "Росинки" кечкенәләр бию төркеме өченче урыннарны алдылар.
Сәнгать мәктәбеннән Гүзәл Сәләхиева җитәкчелегендәге "Здравствуй, песенка" вокал ансамбле беренче урын яулады. Елена Скворцова һәм Марсилә Муллахмәтова шәкертләре - җырчы кызлар Адилә Гобәйдуллина һәм Диләрә Шакирова - өченче урыннарда.
Зона бәйгеләре лидерлары 8-12 апрельдә "Уникс"та узачак суперфиналга чакырылды. Җиңүчеләр исемнәре зур гала-концертларда - 13 апрельдә "Уникс"та, 20 апрельдә "Пирамида"да игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев