Әгерҗедә экстремизм турында сөйләштеләр
Җинаятьләр турында презентация үткәрелде
Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалында "Тынычлык территориясе" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Аны Әгерҗе шәһәренең яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Сергеева Татьяна Сергеевна алып барды.
Чара кейс-чемпионат форматында узды. Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар командалары "Террорчылар һәм экстремистлар белән сөйләшүләр", "Интернет киңлектә экстремизм", "Моның белән шаярмыйлар", "Кем, ни өчен һәм ничек террорист була" темаларына ситуацион кейслар чишәргә тиеш иде.
Кейслар тарату алдыннан очрашуны оештыручы экстремизм һәм террорчылык өлкәсендәге җинаятьләр турында презентация үткәрде, аның максаты экстремизмны профилактикалау өлкәсендә хокукый белем дәрәҗәсен арттыру иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев