Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗедә “Игелеклелек маршы“ акциясенә старт бирелде

Бүген Әгерҗедә “Игелеклелек маршы“ һәм “Язгы игелеклелек атналыгы“на старт бирелде.

Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда узган әлеге чарада укучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, яшьләр сәясәте бүлеге, Яшүсмерләр клубы җитәкчеләре Татьяна Сергеева, Ольга Афанасьева сәламләделәр. Алар укучыларны әлеге атналык барышында игелекле гамәлләр кылырга чакырдылар.

“Авангард“ яшьләр үзәге методисты Иляна Федорова шәһәребезнең игелекле малай-кызлары башкарган изге гамәлләр турында сөйләде. “Игелекле капкачлар“ акциясе барышында барлыгы 107 кило 370 грамм капкачлар җыелуын хәбәр итте. Ул капкачларны тапшырудан кергән акча физик мөмкинлекләре чикле балаларны дәвалауга тотылачагын әйтте.

Күптән түгел тагын бер игелекле гамәлгә старт бирелгән. Бу дүрт аяклы дусларга ярдәм итү максатыннан оештырылган. “Авангард“ Яшьләр үзәгенә махсус тартма куелган. Әлеге тартмага эт һәм песиләр өчен ризык алып килергә мөмкин икән. Атнага ике-өч тапкыр хуҗасыз эт-песиләрне шәһәр буйлап ашату оештырылган.

  • Әлеге изге эштән сез дә читтә калмагыз, – дип мөрәҗәгать итте ул яшь дусларына.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев