Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗедә яшь баянчы үсә

Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Лариса Рыкованың баян классында белем алучы Адель Арсланов Казанда "Бәхетле балачак" Бөтенроссия интернет-бәйгесендә катнашты һәм "Инструменталь башкаручы" номинациясендә икенче урын алды. Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык талантлы балалар җыелган иде. Баян классының өченче сыйныфын тәмамлаган Адель Татарстанның халык артисты Фердинант Сәләхов кулыннан Бөтендөнья татар...

Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Лариса Рыкованың баян классында белем алучы Адель Арсланов Казанда "Бәхетле балачак" Бөтенроссия интернет-бәйгесендә катнашты һәм "Инструменталь башкаручы" номинациясендә икенче урын алды.

Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык талантлы балалар җыелган иде. Баян классының өченче сыйныфын тәмамлаган Адель Татарстанның халык артисты Фердинант Сәләхов кулыннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Дипломын һәм матур статуя алып кайтты.

Бу - яшь баянчы Адель Арслановның быел икенче җиңүе. Ул Кече Пургада узган "Юность шоу" Бөтенроссия фестивалендә беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев