Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗедән 75 яшьлек Рәбига әби ураза тотар өчен Мәккәгә барган

Быел Рамазан ае көннең иң озын чагына - июньгә туры килә. Тик иманы нык кешене бу гына куркыта алмый. - Мин 25 еллап ураза тотам инде. Быел Рәҗәб, Шәгъбан айларында өчәр көн ураза тоттым, бу минем өчен "репетиция" булды, алай авырлыгын тоймадым. Шуңа Рамазан аенда да авыр булмас дип уйлыйм.Узган...

Быел Рамазан ае көннең иң озын чагына - июньгә туры килә. Тик иманы нык кешене бу гына куркыта алмый.

- Мин 25 еллап ураза тотам инде. Быел Рәҗәб, Шәгъбан айларында өчәр көн ураза тоттым, бу минем өчен "репетиция" булды, алай авырлыгын тоймадым. Шуңа Рамазан аенда да авыр булмас дип уйлыйм.Узган ел ураза вакытында махсус Мәккәгә бардык. Анда бездәге кебек кенә түгел, 45-50 градус эссе. Шуңа карамастан, бер көн дә калдырмадым. Мин - хаҗия, изге сәфәргә алты тапкыр барганым бар, - ди Әгерҗедән 76 яшьлек Рәбига апа Рамазанова.

Дини гыйлемне Ижауга йөреп, якташыбыз Мәрхәбә абыстай Мөхәммәтшинадан алган ул. Хәзер дә белемен гел камилләштереп тора.

- Уразада да көндезләрен күп итеп Коръән, нәфел намазлары, догалар укыйм, шөкерана әйтәм, тәүбә кылам. Башка елларда тәравих намазларын укырга мәчеткә йөри идем әле. Ягандагы сеңлем Галия дә ураза вакытында көн саен тәравих намазына Әгерҗегә килә, - дип дәвам итә ул.

- Яшегез дә олы бит инде, быел озын көннәрдә бик авыр бит, - дигәнгә каршы Рәбига апаның җавабы кыска:

- Ходай Тәгалә ярдәмен бирә ул, сеңлем. Кул-аягым йөргәндә, һуш-зиһенем барда ураза тотачакмын, иншаллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев