- Азалия, быел Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап шәһәребезнең "Яшьлек" паркында оештырылган бәйрәмдә сине курчаклар күргәзмәсе янында күреп аптырап киттем. Әле бер яше дә тулмаган нәни улың барлыгын белгәнгәдер инде, авызымнан "нишләп йөрисең монда" дигән сорау ычкынганын сизми дә калдым. Берсеннән-берсе кечкенә өч улы булган яшь әнинең үз куллары...
- Азалия, быел Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап шәһәребезнең "Яшьлек" паркында оештырылган бәйрәмдә сине курчаклар күргәзмәсе янында күреп аптырап киттем. Әле бер яше дә тулмаган нәни улың барлыгын белгәнгәдер инде, авызымнан "нишләп йөрисең монда" дигән сорау ычкынганын сизми дә калдым. Берсеннән-берсе кечкенә өч улы булган яшь әнинең үз куллары белән курчаклар тегүен белгәч, ничек җитешә икән дип гаҗәпләндем дә, сокландым да. Кайчан, ничек шөгыльләнә башладың бу эш белән?
- Курчакларны яратмаган кыз бала юктыр. Гаиләдә ике кыз бала булгач, безгә курчакларны бүләк тә итәләр, сатып та алалар иде. Наҗия әбиемнең истәлеге итеп Җәмилә исемле курчагыбызны әле дә кадерләп саклыйбыз. Ә менә үзебезнең гаиләдә малайлар гына булгач, курчак алганым юк. Шулай бервакыт Интернетта казынганда бер останың үз куллары белән ясаган курчаклары күземә чалынды. Мин ул матурлыкны күреп телсез калдым. Күңелемдә шундый курчак тегеп карау теләге туды.
- Ләкин бер дә җиңел эш түгелдер бу. Тегү осталыгың бар идеме? Кем өйрәтте?
- Курчак тегү хыялы шундый көчле иде, һич баштан чыкмады. Ижауда бер останың курчак тегү буенча мастер-класс уздыруын ишеттем дә шунда киттем. Алты сәгать дәвам иткән занятиедә курчак эшләү техникасы буенча күп нәрсәгә өйрәндем. Аннан Вконтакте социаль төркемендә "Куклы ручной работы" дигән үз төркемемне ачтым. Бу эш белән шөгыльләнә башлавыма әле ярты гына ел, бай тәҗрибәм бар дип мактана алмыйм. Шулай да минем курчакларыма гашыйк булып, аларны Интернеттан соратып алучылар, заказ бирүчеләр бар инде. Әгерҗедә минем кебек курчаклар тегүче әлегә юк.
- Димәк, синең курчак бизнесы барлыкка килә?
- Һич юк. Мин аларны акча эшләү өчен ясамыйм. Бу минем иң яраткан шөгылемә әверелде. Күп кенә курчакларымны бүләк итеп якыннарымны сөендерүем күңелемә рәхәтлек бирә. Әле менә Бимада узган "Семык" республика бәйрәмендә "Мари чибәре" исеменә лаек булган яшь туташ Люба Михайловага ("Әгерҗе хәбәрләре" хезмәткәре - автордан) мари киемендәге курчагымны бүләк иттем. Шул бәйрәмгә Үзбәкстаннан кайткан бер гаилә дә курчагымны бик яратып сатып алды.
- Элек миңа әбием иске-москы чүпрәктән курчаклар тегә иде. Ә синең курчаклар энәдән-җептән төшкән кебек. Материаллар кайдан аласың?
- Интернет аша Волгоград, Мәскәү, Питерга заказ бирәм.
- Ярты ел эчендә ничә курчак җитештердең инде?
- Кырыкка җитте. Үземдә шуларның берсе генә калды.
- Үз йортыгыз белән яшисез, бакча мәшәкатьләре, хезмәте бик тынгысыз булган ЮХИДИ начальнигы ирегез Олег өйдә кунак кынадыр, кечкенә өч малай... Ничек барысына да җитешәсең?
- Наҗия әбием дә, Сәүдә әбием дә кечкенәдән кыз бала бер дә тик утырырга тиеш түгел дип эшкә өйрәтеп үстерделәр. Теләк булганда бар эшкә дә өлгерергә була. Көндез йорт эшләре, төпчегебез 1,3 яшьлек Реналебез белән мәш килгәндә нинди курчак иҗат итү турында уйланып йөрим дә, төн - минеке. Улларымны йоклаткач, курчаклар иҗат итү эшенә утырам. Бер курчакны ике төндә өлгертәм.
- Улларыгыз син теккән курчакларны яраталармы?
- Әйе, алар сокланып карап торалар. Олы улыбыз - алты яшьлек Риваль аларга исем куша. Өч яшьлек Ранелебез курчакларны кунакларга күрсәтеп мактанырга ярата.
ххх
Әйе, замана яшьләре, әнә шулай, декрет ялында сабыйларын тәрбияләгәндә дә тик утырмыйлар. Афәрин дими, ни дисең аларга! Бәлки башка яшь әниләр арасында да шундый матурлык тудыручы алтын куллы осталар бардыр? Безгә шалтыратыгыз, хәбәр итегез. Телефон: 22962.
АЗАЛИЯ КАПИЛОВА
Туган урыны - Әгерҗе шәһәре. 1нче гимназияне һәм Ижау авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Белгечлеге - икътисадчы.
Эш урыны - "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте.
Гаилә хәле - кияүдә, ире Олег белән өч ул тәрбиялиләр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев