Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗедән Каюм Шәймәрданов: “Журналист булу җиңел түгел“

1нче гимназия укучысы Каюм Шәймәрданов XXI "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашып җиңү яулады һәм Дипломга лаек булды. Быел "Көмеш каләм" район иҗат бәйгесендә җиңгән егеткә укытучысы Наилә Харисова үзен республика бәйгесендә сынап карарга тәкъдим иткәч, башта икеләнеп кала. Шулай да интернет аша берничә язмасын, презентациясен юллап карарга булалар. - Республиканың...

1нче гимназия укучысы Каюм Шәймәрданов XXI "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашып җиңү яулады һәм Дипломга лаек булды.

Быел "Көмеш каләм" район иҗат бәйгесендә җиңгән егеткә укытучысы Наилә Харисова үзен республика бәйгесендә сынап карарга тәкъдим иткәч, башта икеләнеп кала. Шулай да интернет аша берничә язмасын, презентациясен юллап карарга булалар.

- Республиканың 38 районыннан 300 эш юлланган булган. Шуларны "нечкә иләктән" үткәреп, 110сын фестивальдә катнашырга лаеклы дип тапканнар. Алар арасында минем исемнең дә барлыгы укытучым, әти-әниләрем, һәм, әлбәттә, үзем өчен зур шатлык булды, - ди Каюм.

Ә менә фестиваль казанында "кайнаган" көннәре турында саф татарча шундый матур итеп сөйли егет, аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

- Быел "Алтын каләм" "Регина" кунакханә комплексында узды. Башта "биш көн буе биредә нишләрбез икән?" дип борчылган идек, юкка булган: өлкәннәр әйтмешли, тын алырга да вакытыбыз юк иде, - ди ул.

Яшъ иҗатчылар җиде юнәлештә эшләгәннәр: рус һәм татар журналистикасы, фото, радио, телевидение, дизайн, верстка һәм PR.

- Мин татар журналистикасы юнәлешендә эшләдем. Без дүрт тапкыр үз газетабыны чыгардык. Анда һәркем үзенең язмасын тәкъдим итәргә тиеш иде. Кураторыбыз "Татарстан" журналы хезмәткәре Линар Закиров булды. Ул үзе дә берничә ел фестивальдә катнашкан һәм Гран-при яулау бәхетенә ирешкән. Безгә дә бик үтемле киңәшләрен бирде. Язмаларымны әзерләгәндә интернетта эзләнүләрем, журналистикага кагылышлы төрле проблемаларны күтәрүләрем бушка китмәде - "Замана журналистикасы нәрсә ул?" дигән тема буенча материалларым уңышлы дип табылып, Дипломга лаек булды, - ди Каюм.

Мастер-классларда катнашу, төрле газета-журнал мөхәррирләре һәм хезмәткәрләре белән очрашулар, музейларда булу, төрле темаларга лекцияләр тыңлау һәм башка меңтөрле чара яшь каләм иясенең күңеленә җуелмас эз салган.

- Журналистиканың без күреп бетермәгән бик күп яклары бар икән. Фестиваль миңа шуларны аңларга ярдәм итте. Мин үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: журналист булу бер дә җиңел түгел, - ди Каюм.

Алга таба да иҗат итү белән шөгыльләнергә уйлый ул. Ә менә "киләчәктә журналист булырга теләмисеңме соң?" дигән сорауга 8 сыйныф укучысының җавабы кыска - "үземне башка өлкәләрдә дә сынап карыйсым килә, аннан күз күрер"...

Мөгаллимә Наилә Харисова укучысының җиңүе белән горурлануын яшерми.

- Педучилищены тәмамлаганда ике хыялым бар иде: берсе - дөнья гизү, икенчесе - журналист булу. Журналист булу хыялымны укучыларым тормышка ашыра икән, бу - минем өчен олы бәхет, - ди ул.

Алдагы елларда әлеге бәйгедә сез дә үзегезне сынап карагыз, яшь дусларыбыз. Фестивальдә катнашу шартлары "Алтын каләм" (zolotoe-perort.ru) сайтында тәфсилләп бәян ителгән. Әнә, быел әлеге фестивальдә Гран-при яулаган яшь иҗатчы КФУның җурналистика факультетына бюджет нигезендә укырга керә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев