Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗенең булачак тимерьюлчылары дипломлы булдылар

Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге икенче филиалында укуларын тәмамлап 50 егет студент тормышы белән саубуллашты. Аларның өчесе кызыл дипломга ия булды: Александр Макаров, Линар Таипов, Илнур Хаҗиев. - Сез зур тормышка аяк басасыз. Тимерьюлчы һөнәре һәрчак ныклы тәртип таләп итә. Тиз агымлы заман һәм тимер юл ритмында юлларыгызда һәрчак яшел...

Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге икенче филиалында укуларын тәмамлап 50 егет студент тормышы белән саубуллашты. Аларның өчесе кызыл дипломга ия булды: Александр Макаров, Линар Таипов, Илнур Хаҗиев.

- Сез зур тормышка аяк басасыз. Тимерьюлчы һөнәре һәрчак ныклы тәртип таләп итә. Тиз агымлы заман һәм тимер юл ритмында юлларыгызда һәрчак яшел ут кына каршы алсын, - дип теләде филиал директоры Рушания Волкова дипломнар тапшырганда.

Көллият укучылары практиканы Әгерҗе эксплуатацион локомотив депосында һәм "ЛокоТехСервис" җәмгыятенең "Әгерҗе-Көньяк" сервис локомотив депосында үтәләр. Директор урынбасары Наталья Нәфыйкова әлеге предприятие начальниклары Олег Соловьев һәм Андрей Магановка олы рәхмәтен җиткерде. Практиканы яхшы үтүчеләр оешмаларның Мактау грамоталарына лаек булдылар.

Директор урынбасарлары Лилия Шункарова көллият тормышында актив катнашкан студентларга Мактау грамоталары, ә Людмила Бахтина үрнәк әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

- 80 еллык тарихы булган бу көллияттә безнең гаиләнең өч буын вәкиле белем алды. Бабам биредә укып электрик булган. Әтием 1987 елда электровоз машинисты ярдәмчесе һөнәрен алып чыккан. Ә мин бүген тепловоз машинисты ярдәмчесе дипломына ия булдым, - дип зур горурлык белән сөйләде гел яхшы билгеләргә генә укучы Алмаз Садыйков.

Киләчәктә бәхетле көннәрегез күп булыр әле: армиядән кайту, югары уку йортларына керү, туй, балалар туу... Бүгенге көн дә бик әһәмиятле: сез - һөнәр ияләре. Аңа ия булуда зур ярдәм күрсәткән көллият коллективына зур рәхмәт.

Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Наталья Макарова сүзләренә барлык ата-аналар да теләп кушыладыр.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев