Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗенең сәләтле балалары сәхнә тотты

Сәнгать мәктәбендә бик тырыш, вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәнгән бала гына укый ала. Ә андыйлар Әгерҗедә 300дән артык. Аларның сәнгать мәктәбендә алган белемнәрен, осталыкларын зур сәхнәдә күреп, сокланмаган кеше калмагандыр. 0 елга якын бай тарихы булган Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел саен май аенда Мәдәният сараенда әти-әниләре,...

Сәнгать мәктәбендә бик тырыш, вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәнгән бала гына укый ала. Ә андыйлар Әгерҗедә 300дән артык. Аларның сәнгать мәктәбендә алган белемнәрен, осталыкларын зур сәхнәдә күреп, сокланмаган кеше калмагандыр.

0 елга якын бай тарихы булган Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел саен май аенда Мәдәният сараенда әти-әниләре, тамашачылар алдында хисап тоталар. Быел да ике сәгатьтән артык барган концерт дәвамында тамашачы Әгерҗе балаларының талантына, осталыкларының елдан-ел артуына сөенеп утыргандыр.
- Безнең мәктәптә 300дән артык бала сәнгать, хореография, музыка бүлекчәләрендә шөгыльләнә.Отчет концертында аларның барысының да сәнгать мәктәбендә алган белемен, осталыгын олы сәхнәдән күрсәтергә тырыштык , -ди мәктәп директоры Ирина Сәйфуллина.
Шыгрым тулы зал балаларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән кабул итте. Баян, аккордеон, балалайка, домра, гитара, скрипкада уйнау дисеңме... Хәтта саксофонда уйнарга да өйрәтә башлаганнар мәктәптә. Балаларның халык уен коралларында шулай оста уйнауларын дөньяларын онытып тыңлап утырган бер өлкән тамашачы хисләрен әйтми кала алмады:
- Киләчәктә болардан менә дигән кешеләр үсеп чыгачагына иманым камил. Барысы да музыка юлын сайламасалар да, гүзәл сәнгать дөньясына кереп киткән бала начарлык кыла алмый. Мең кат афәрин бу балалар! Ә аларны өйрәткән укытучыларына мең рәхмәт!- диде безгә таба борылып.
Бу тамашачы фикере белән килешми мөмкин түгел. 7-8 яшьлек малай-кызларны бу катлаулы уен коралларында уйнарга өйрәтү өчен күпме тырышлык, түземлек кирәк бит.
Биюче балалар да нинди генә биюләр башкарып тамашачыны әсир итмәделәр?! Аларның һәр хәрәкәтендә остазларының җан-фәрман тырышып шөгыльләнүе чагылып тора.
-Бездә хореография бүлеге оешканга әле дүрт кенә ел. Иҗау мәдәният училищесын тәмамлап килгән хореографыбыз Роза Җәләева бик сәләтле, тырыш, балалар аны күз карашыннан аңлый. Әгерҗедә бик күп ата-аналар сабыйларын аның бүлегенә бирергә тырыша, - ди мәктәп директоры.
Бу кичне сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче балалар да үзләренең рәсемнәре, сынлы сәнгать эшләре белән сәхнәгә чыктылар. Аларның эшләре белән фойеда оештырылган күргәзмәдә дә танышырга була иде.
Сәнгать мәктәбе укытучылары да халык уен коралларында уйнап, җырлап талантлары белән сокландырдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов та, мәдәният бүлеге начальнигы Марс Гатауллин да сәнгать мәктәбе укучылары һәм аларның остазларының чыгышын югары бәяләделәр.
Ә ата-аналар балаларын сәнгать дөньясына алып керүче бу тынгысыз җанлы укытучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев