Әгерҗе районының яшь шахматчыларын хөрмәтләделәр
Бүген - Халыкара шахмат көне. Быел шахмат сөючеләр әлеге бәйрәмнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Безнең районда да әлеге спорт төрен үз итүчеләр, балаларда да шахматка мәхәббәт тәрбияләүчеләр бар. Бәйрәм көнне балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә тренер Әюп Хәкимов кул астында шөгыльләнүче һәм яхшы күрсәткечләргә ирешкән яшь шахматчыларны һәм аларның әти-әниләрен бүләкләделәр....
Бүген - Халыкара шахмат көне. Быел шахмат сөючеләр әлеге бәйрәмнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Безнең районда да әлеге спорт төрен үз итүчеләр, балаларда да шахматка мәхәббәт тәрбияләүчеләр бар.
Бәйрәм көнне балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә тренер Әюп Хәкимов кул астында шөгыльләнүче һәм яхшы күрсәткечләргә ирешкән яшь шахматчыларны һәм аларның әти-әниләрен бүләкләделәр. Менә алар: Әгерҗедән Богдан Садриев, Артур Синцов, Әлфинә Ягудина, Елизавета Маркачева, Исәнбайдан Эльза Хәкимова, Илнур Хәкимов, Кадыбаштан Раушан Закиров.
Иң нәни бүләкләнүче Богданга әле 6 гына яшь. Ул инде өченче елын шахмат түгәрәгенә йөри.
- Өйгә кайткач та әтисе, бабасы белән шахамат уйнарга ярата. Биремнәр авыррак бирелгән иде башта. Хәзер үзе укый, төшенә, аннан чишә, - ди әнисе Наталия.
Әнә, район башлыгы Валерий Макаров Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырганда да нәни шахматчыга иң изге теләкләрен җиткерде.
- Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, балалар. Киләчәктә сезнең арадан Европа чемпионнарын күрәсе килә, - диде ул.
Исәнбайдан Илнур да җиде ел шахмат белән шөгыльләнә, бик күп җиңүләре бар. Әгерҗедән Артурны "безнең горурлыгыбыз" дип мактадылар. Әюп Хәкимовның кызы Эльзага да районда бик азлар гына тиңләшә ала. Ә Раушанны әтисе атнага өч тапкыр Кадыбаштан Исәнбайга тренировкага йөртә.
- Без тренер Әюп Шәрифовичка бик рәхмәтле. Ул өч яшьлек баланы да бик катлаулы булган шахмат серләренә төшендерә ала. Балаларыбыз да бик теләп йөриләр, алар өчен без дә сөенәбез, - диделәр әти-әниләр.
Ә ветеран шахматчы Валерий Мухачев үзләренә алмашка яшь буын үсүенә сөенүен белдерде.
- Гомер буе шахмат уйнасак та, яшьләр алдында без көчсез икән. Әнә, бүген Артур мине җиңде, - диде елмаеп.
Аннан бәйрәмдә катнашучылар шахмат уйнадылар. Валерий Макаров та алар белән шахмат уйнап карады.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Белешмә:
Балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә 100 бала шахмат белән шөгыльләнә.
Иң кечкенә уенчыга - 5 яшь.
Аларны шахмат серләренә Әюп Хәкимов һәм Михаил Королев өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев