Әгерҗенең яшь тимерьюлчысы Мәскәүдә форумда катнашты
“Әгерҗе–Юдино“ участогының җитештерү участогы электр механигы Ринас ГАЛИЕВ Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган йөзләгән яшь белгечләре белән бергә Мәскәүдә “Россия тимер юллары“ җәмгыяте яшьләре слетында катнашты.
Әлеге слет быел унберенче тапкыр үткәрелде.
- Бер төркем белгечләр белән мин эшче яшьләр төркемендә эшләдем. Анда төп басым хезмәтне саклауга ясалды. Без куркынычсызлыкның биш адымын һәм аны эштә ничек кулланырга кирәклеген өйрәндек. Тренингларда әлеге тема буенча төрле биремнәрне чишү юлларын эзләдек, – ди Ринас.
Слет барышында төрле экскурсияләр дә оештырылган. Мәсәлән, паровозлар музеенда слетта катнашучылар маршал Михаил Тухачевский йөргән вагонда булганнар. “Подмосковная“ депосында тизйөрешле поездларда машинистлар тапшыра торган нормативлар тренажерын сынаганнар. Башка кызыклы очрашулар, җанлы әңгәмәләрдә катнашканнар.
- Гомумән, слет бик ошады. Мин анда киләчәктә эшемдә кулланырдай бик күп мәгълүмат алдым, – ди Әгерҗенең яшь тимерьюлчысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев