Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Җилдән җитез чаңгычы

4 яшендә чаңгыга баскан, хәзер кар-буранга, зәмһәрир суыкка карамастан, көн саен 15 чакрым араны чаңгыда җилдерүче җилдән җитез Исәнбай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гүзәл КӘРИМОВА: "Бер көн чаңгыда йөрмәсәм, тамагым да туймаган кебек була, дәрес хәзерләргә дә түземлегем җитми, кәефем дә төшә", - ди. Гүзәлнең яраткан фасылы - ап-ак карлы...

4 яшендә чаңгыга баскан, хәзер кар-буранга, зәмһәрир суыкка карамастан, көн саен 15 чакрым араны чаңгыда җилдерүче җилдән җитез Исәнбай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гүзәл КӘРИМОВА: "Бер көн чаңгыда йөрмәсәм, тамагым да туймаган кебек була, дәрес хәзерләргә дә түземлегем җитми, кәефем дә төшә", - ди.
Гүзәлнең яраткан фасылы - ап-ак карлы кыш. "Беренче кар яуганны түземсезлек белән көтеп алам. Чаңгыларымны алдан ук әзерләп куям. Җир өсте кар белән каплануга, сеңлем Алсу белән басу-кырлардан йөреп кайтабыз. Бөтен дөнья ап-ак, карның җемелдәвеннән күзләр чагыла. Әнә, яңа яуган кар өстендә бары безнең чаңгы эзләре генә... Нинди матурлык! Сокланып карап туйгысыз", - ди Гүзәл. Һәм кар эрегәнче, көн саен мәктәптән кайтып тамак ялгап алганнан соң, авылны, аның тирәсен әйләнеп кайта ул. Табигать кочагында булганда күңелендә матур шигырьләр туа, өй эшләрен әзерләргә илһам җыя. Бер сәгать саф һавада йөргәннән соң йөзләре алсуланган, кәефе күтәрелгән Гүзәл йорт эшләренә "чума". Хуҗалыкта әтисе Фәнил, әнисе Эльзаның уң кулы ул. Маллар карау да куркытмый аны, сыер да сава белә, кар да көри, тәмле ризыклар да пешерә. Җәй көне атка атланып бәрәңге өя, печән өстендә кулына чалгы ала. Өйләренең чиста-пөхтә булуында Гүзәлнең дә өлеше зур. Ә иң мөһиме ул - сеңлесе Алсу өчен менә дигән үрнәк апа.
Чынлап та, аның җитезлегенә, осталыгына күпләр соклана. Тормышын чаңгыдан башка күз алдына китермәүче Гүзәлгә сыйныфташлары хәтта кызыгып карыйлар. Ул ярышка китсә, җиңеп кайтуын телиләр. Ә Гүзәл сынатамы соң?! 7 сыйныфта укыганда ук Тирсәдә узган спартакиадада III урын ала. Ә узган ел Күләгәштә "Мари-лыжня"да икенче урынга чыга. Бимада өч төрле сынауны үз эченә алган полиатлон буенча аңа тиңнәр булмый. Хәтта танылган чаңгычы мари кызларын да артта калдыра ул. "Чаңгыда йөреп, җиңүләр яулап күңелгә рәхәтлек, җаныма сихәтлек алам", - ди Гүзәл. Бу көннәрдә телевизордан Дөнья кубогына узучы биатлон ярышларын да яратып карый ул. Россия җыелма командасының оста чаңгычылары өчен җан ата. "Һәр уңышларына сөенәм, җиңелсәләр күңел төшә", - ди ул.
Һәр эшкә дә өлгерә торган кыз - әле уку алдынгысы да. Бар фәннәрне дә гел 5кә генә үзләштерә. Матур шигырь-хикәяләр яза. "Яңарыш"ның иң актив яшь хәбәрчесе, "Сабантуй" газетасының аерылгысыз дусты. Тагын бер яраткан шөгыле - әдәби китаплар уку. Олимпиадаларда да үзен сыный кыз. Быел районда ОБЖ, татар әдәбияты, биологиядән призлы урыннар алган. Мәктәп чараларының үзәгендә кайный. Татарстан Президентының Чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете дә елмайган аңа. "Беренче тапкыр үземне могҗизалы дөньяга эләккән кебек хис иттем. Ул бәйрәмдәге матурлыкны сөйләргә сүзләр табалмыйм. Шулкадәр ошады, һаман да аннан алган тәэсирләр белән йөрим", - ди Гүзәл. "Кызыбызның уңышларына без дә сөенәбез. Төннәр буе дәрес хәзерләгәндә жәлләп тә куям үзен. Әмма "5"ле арты "5"ле алгач, күңелләр күтәрелә. Әти-әни өчен баланың уңышларына сөенүдән дә олы бәхет юктыр ул", - ди әнисе Эльза.
Һәр минутның кадерен белүче Гүзәл өчен быел сынау, сыналу чоры. Алда - җитди имтиханнар. "Ходай миңа җиңеллекләр бирсен, хыялларымны чынга ашырырга ярдәм итсен иде", - ди ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев