Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гимназия укучылары паспорт алды + ФОТО

    Бүген Әгерҗенең 1нче гимназиясендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм Федераль миграция хезмәте идарәсе бүлекчәсе начальнигы Елена Шадрина катнаштылар. Елена Рафаэлевна бер төркем гимназия укучыларына паспортлар да тапшырды. Менә алар - Адилә Гобәйдуллина, Гөлназ Рәшитова, Лиана Алишева, Валентина Фадеева. Илгиз Галиев...

    Бүген Әгерҗенең 1нче гимназиясендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм Федераль миграция хезмәте идарәсе бүлекчәсе начальнигы Елена Шадрина катнаштылар.

    Елена Рафаэлевна бер төркем гимназия укучыларына паспортлар да тапшырды. Менә алар - Адилә Гобәйдуллина, Гөлназ Рәшитова, Лиана Алишева, Валентина Фадеева.

    Илгиз Галиев булачак солдатларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Укучылар Ватан азатлыгы өчен һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара барышында укучылар тарафыннан патриотик җырлар да башкарылды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: