Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Җырчыларда кунакта

Бу җәй минем өчен аеруча истәлекле булды. Ни өчен дисезме? Беренчедән, мин 27нче училищены тәмамлап, пешекче-кондитер белгечлеге алдым. Икенчедән, әле күптән түгел генә эстрадабызның танылган җырчылары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән очрашуга бардым. Барысын да бәйнә-бәйнә сөйлим әле. Мин кечкенәдән Гүзәл Уразованың җырлавына гашыйк. Аның яңа җырын ишетү белән...

Бу җәй минем өчен аеруча истәлекле булды. Ни өчен дисезме?
Беренчедән, мин 27нче училищены тәмамлап, пешекче-кондитер белгечлеге алдым. Икенчедән, әле күптән түгел генә эстрадабызның танылган җырчылары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән очрашуга бардым. Барысын да бәйнә-бәйнә сөйлим әле.
Мин кечкенәдән Гүзәл Уразованың җырлавына гашыйк. Аның яңа җырын ишетү белән үзем дә өйрәнергә тырышам. Гүзәлнең "Рәхмәтлемен Ходаема", "Сагыну", "Күзләр генә", "Ак розалар" җырларын бик яратып башкарам.
Узган ел "В контакте" социаль челтәрендә әлеге җырчы парларның төркеме барлыкка килде. Һәм мин дә әлеге төркемгә кушылдым. Һәм анда Башкортостан кызы Элина Әсләмова белән дуслаштык. Күп тә узмады Элина мине дә үзе кебек үк администратор итеп куйды. Әлеге төркемдә - Гүзәл белән Илдарның иҗатына гашыйк 4500 кеше. Биредә җырчыларның иҗаты, яңа җырлары белән танышырга, фикер алышырга мөмкин. Ә яз көне шушы ук социаль челтәрдә Гүзәлнең шәхси бите барлыкка килде. Беренче көннәрдә үк мин тагын Гүзәлнең "дусты" булдым һәм аңа үзем башкарган кайбер җырларны җибәрдем һәм эстрадабыз йолдызыннан бик җылы фикерләр ишеттем.
Бу танылган җырчылар белән шулай тиз генә күзгә-күз очрашырмын дип уйламаган да идем. 1 августта булачак фан-клуб әгъзалары белән очрашуга мин дә чакыру алгач, ничек сөенгәнемне белсәгез иде?! Мин бик нык дулкынланып юлга җыендым. Менә без Башкортостан якларыннан, Әлмәттән һәм Әгерҗедән җырчыларның иҗатына гашыйк 11 егет-кыз - Казанда. Артистлар безне "Татарстан" кунакханәсенә урнаштырдылар. Бер-беребез белән таныштык, яраткан җырчыларыбызга бүләкләр әзерләдек. Ә икенче көнне Гүзәл белән Илдар үзләре безнең янга килделәр. Алар белән күптәнге танышлар кебек кочаклашып күрештек. Җырчылар икесе дә бик гади, эчкерсез, бернинди "йолдыз чире" юк аларда. Бу көнне без бергәләп Болгарга сәяхәт иттек. Изге җирләрдә көне буе яраткан җырчыларыбыз белән йөрдек.
Ә алдагы көнне алар безгә Казан буйлап сәяхәт бүләк иттеләр. Кол Шәриф мәчетендә, Кремльдә һәм башка бик күп истәлекле урыннарда булдык. Универсиададан соң Казаныбызның матурлыгына хәйран калып йөрдек. Яраткан җырчыларыбыз белән рәхәтләнеп фотосурәткә дә төштек. Бүләкләр дә алыштык. Безгә Гүзәл белән Илдар футболкалар, матур бокаллар, концертларына чакыру билетлары бүләк иттеләр. Ике көн дәвамында бу җырчылар белән аралашу күңелдә әйтеп бирә алмаслык матур, җылы тәэсирләр калдырды. Хәтта алардан аерыласы да килмәде.
Илдар белән Гүзәл безгә кечкенә генә серләрен дә ачтылар: киләсе елга фан-клубның очрашу урыны Франция булачак икән. Бу көтелмәгән хәбәрне ишеткәч, телсез калдык. Хәзер түземсезләнеп киләсе җәйне һәм яраткан җырчыларыбыз белән Парижда очрашуны көтәбез инде.
Рамилә Хисаметдинова.
Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев