Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

“Хыял“ биючеләренә - яңа бию залы

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы инде республикада танылган "Хыял" бию коллективына йөрүчеләрнең шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре тагын да артты: Казанда яшәүче авылдашлары, игелекле эшмәкәр Искәндәр ҖИҺАНГӘРӘЕВ ярдәме белән авыл клубындагы бер бүлмә бию өчен үзгәртеп эшләнде. Кыска гына вакыт эчендә биредә бик күп эшләр башкарылган: идәне өр-яңадан җәелгән, тәрәзәләре алыштырылган, стеналары,...

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы инде республикада танылган "Хыял" бию коллективына йөрүчеләрнең шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре тагын да артты: Казанда яшәүче авылдашлары, игелекле эшмәкәр Искәндәр ҖИҺАНГӘРӘЕВ ярдәме белән авыл клубындагы бер бүлмә бию өчен үзгәртеп эшләнде.

Кыска гына вакыт эчендә биредә бик күп эшләр башкарылган: идәне өр-яңадан җәелгән, тәрәзәләре алыштырылган, стеналары, түшәме ремонтланган, ишекләр куелган, җылылык, суүткәргеч, электр системалары яңартылган. Биюгә өйрәнергә уңайлы булсын өчен зур көзгеләр куелган. Киенү-чишенү урыны да бар. Әлеге эшләрне Кече Пурга төзүчеләре башкарса, клуб мөдире Гөлнур Хәмидуллина, авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов, авыл Советы хезмәткәре Ленар Грудцин, Рифкать Гайнуллин аларның уң куллары булган.

- Уртак тырышлык белән бер ай эчендә бию залы танымаслык булып үзгәргән. Моның өчен Казанда яшәүче игелекле авылдашларыгыз - бертуган Җиһангәрәевларга, бигрәк тә эшмәкәр Искәндәргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әле ярый, сезнең кебек тынгысыз җанлы, олы йөрәкле, туган авылларының патриотлары булган эшкуарлар бар: Ямурзада - Сәхиповлар, Салагышта - Мөхәммәдиевлар, Кырындыда - Вилнур Галиев, Бубыйда - Җиһангәрәевлар, - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бию залын ачу бәйрәмендә.

- Туган авылыбыз, авылдашларыбыз өчен бик күп эшләр башкарасыз. Шуның өчен Ходай Тәгалә эшегезне һәрчак уң итеп, тәнегезгә сихәт, үзегезгә һуш-зиһен бирсә иде, - дигән изге теләкләрен житкерде авылның имам-хатибы Котдус хәзрәт Сәләхиев.

- Мондый мөмкинлекләр тудырылгач, безгә тагын да тырышыбрак, үҗәтләнебрәк шөгыльләнәсе генә кала. Казанда яшәүче, ансамблебезгә үзенең үтемле киңәшләре белән һәрдаим ярдәм итеп торучы тагын бер игелекле авылдашыбыз, остазыбыз Алсу Мәдишина да мондый бүләккә бик шат. Ә без сынатмабыз, - диде ансамбльнең җитәкчесе Рузана Исламова.

Сүз уңаеннан: әлеге ансамбль, быел да "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестиваль-бәйгесенең зона этабында уңышлы чыгыш ясап, финал турына узган иде. Газетаны типографиягә җибәрер алдыннан Казаннан сөенечле хәбәр килеп иреште: "Хыял" ансамбле, финал турларын уңышлы үтеп, 22-23 апрельдә "Пирамида" күңел ачу комплексында гала-концертта чыгыш ясау хокукы алган. Шулай булгач, аларга "афәрин, булдырасыз!" диясе генә кала.

Яңа бию бүлмәсе ачылган көнне мондый бүләккә барысыннан артык шатланучылар биюче малайлар-кызлар иде. Ә аларның саны кырыкка (!) җиткән инде. Иң кечкенә биючегә әле биш кенә яшь. Бию залын ачу тантанасында алар абый-апаларына рәхмәт сүзләрен шигырь юллары аша җиткерделәр. Ә кызыл тасманы кисеп залга үтүгә, тыпырдап биеп киттеләр. Яңа залда осталыкларын тагын да камилләштереп, югарырак үрләр яуларга насыйп булсын "Хыял" биючеләренә.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев