“Иң актив мәктәп“ исемен яулаган Тирсә мәктәбе укучылары - “IT-чемпион“ бәйгесе җиңүчеләре
Узган атнада бер төркем укучылар белән мин дә Казанда "IT-чемпион" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштым. Дусларым күптән әлеге бәйгедә үзләрен сынап карасалар, мин әлегәчә тәвәккәлләмәгән идем. Ә агымдагы уку елында мин дә үземне сынап карарга булдым. Бәйгенең шарты бик гади: төрле түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкару һәм бу эшкә...
Узган атнада бер төркем укучылар белән мин дә Казанда "IT-чемпион" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштым.
Дусларым күптән әлеге бәйгедә үзләрен сынап карасалар, мин әлегәчә тәвәккәлләмәгән идем. Ә агымдагы уку елында мин дә үземне сынап карарга булдым. Бәйгенең шарты бик гади: төрле түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкару һәм бу эшкә күбрәк кешене җәлеп итү. Укытучы Ләйсән әниемнең порталда шәхси кабинеты бар иде инде, шуңа миңа логин гына куярга кирәк булды. Шулай итеп, актив эшчәнлеккә нигез салынды. Без балалар бакчасы, газ, ут өчен, төрле салымнар, кредитларны өйдән чыкмыйча гына интернет аша түли башладык. Таныш-белеш, туганнар, күрше-күләнне дә бу эшкә тарттым.
Беренче этапка йомгак ноябрьдә ясалды. Әмма балларым башкаларныкы белән чагыштырганда кимрәк иде, шуңа җиңүчеләр рәтенә кермәдем. Бу этапта мәктәбебездән ике укучы җиңеп, аларның планшетлар белән бүләкләнәчәкләрен ишеткәч, тагын да дәртләнебрәк эшли башладым.
Икенче тур нәтиҗәләрен гаиләбез белән түземсезләнеп көттек. Һәм менә көткән нәтиҗә. Мин - җиңүче. Бүләккә смартфон булачагын белгәч, сөенечемнең иге-чиге булмады. Ә ике тур нәтиҗәләре буенча мин белем ала торган Тирсә мәктәбе "Иң актив мәктәп" исемен яулады.
Менә без - районыбыздан алты җиңүче - Иннополис шәһәрчегендә бүләкләү тантанасында. Бу - киләчәк шәһәре. Биредәге биналар архитектура ягыннан бик үзенчәлекле, аларның урнашу тәртибе дә бик кызык. Ә Иннополистагы университетта безне бик матур бәйрәм көтә иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгышларын тыңлау бәхетенә дә ирештек. Ә бүләкләр алгач, әйтерсең лә, безгә канатлар үсте. Соңыннан без университет тормышы белән таныштык, компьютер уеннарында үзебезне сынадык. Мин биредә белем алучы укучыларга ак көнләшү белән карадым. Чынлап та, бу яңа технологияләр, яңа мөмкинлекләр шәһәре икән.
Хәзер бәйрәмдә төшкән фотоларны карыйм да шул көнгә әйләнеп кайткандай булам. Бу никадәр укучыны бәхетле иткән көн, ләбаса. Яшьтәшләремә дә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: бәйгеләрдә катнашудан курыкмагыз. Үзегезне сынап каргыз. Бу кыйммәтле бүләкләр генә түгел, ә яңа хис-кичерешләр, яңа дуслар һәм яңа ачышлар дигән сүз.
Энҗе МУСИНА,
Тирсә мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев