Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Иң бәхетлесе – мин

Алты яшеннән бирле Әгерҗе сәхнәсеннән төшмәгән Лиана АЛАВЕРДОВА Алабугада Спас ярминкәсендә "Спас барин кызы" исеменә лаек булды. - Әлеге исемгә дәгъва кылган көндәшләремнең дүртесе дә көчле иде. Бәйге шартлары буенча без башта үзебез белән таныштырырга, аннан ризык әзерләү осталыгын күрсәтергә, соңгысы итеп иҗади номер тәкъдим итәргә тиеш идек. Ризыкка килгәндә,...

Алты яшеннән бирле Әгерҗе сәхнәсеннән төшмәгән Лиана АЛАВЕРДОВА Алабугада Спас ярминкәсендә "Спас барин кызы" исеменә лаек булды.
- Әлеге исемгә дәгъва кылган көндәшләремнең дүртесе дә көчле иде. Бәйге шартлары буенча без башта үзебез белән таныштырырга, аннан ризык әзерләү осталыгын күрсәтергә, соңгысы итеп иҗади номер тәкъдим итәргә тиеш идек. Ризыкка килгәндә, мин чикләвекле, баллы кекс әзерләдем, алмадан компот кайнаттым. Чөнки бал, алма, чикләвек спасы иде бит ул. Халык җырларына попурри башкаруым да жюри әгъзалары күңеленә хуш килгәндер, күрәсең, - ди Лиана.
- Шундый матур күлмәк тә жюриның игътибарын җәлеп итми калмагандыр?
- Ә монысы - әниемнең осталыгы. Барлык сәхнә киемнәрен ул тегә. Мин Интернеттан эскизларын сайлым. Әнием теккән киемнәр тагын да матуррак килеп чыга. Менә шундый алтын куллы ул, - ди җырчы кыз.
Лиананың Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты булуына сөенеп туялмый әнисе Вероника Владиславовна.
- Лиананың халык җырларын башкару осталыгы камилләшкәннән-камилләшә бара, - ди ул, горурланып.
Әйе, җырчы кыз халык җырларын аеруча яратып башкара.
- Чөнки алар халыкка бик якын. Сәхнәдән башкарганда тамашачы кушылып җырлый, рәхәтләнеп кул чаба. Ә бу әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә, - ди ул.
Нәкъ менә шушы уку йортын сайлавына үзе дә бик сөенә Лиана.
- Әгерҗе сәнгать мәктәбен тәмамлагангадыр инде, "сольфеджио", "гармония" кебек катлаулы фәннәрне дә "җырлап" кына укыйм. Ә уку барышында нинди генә сәхнәләрдән чыгыш ясарга туры килми безгә?! Алабугада узган бер генә мәдәни чарадан читтә калмавыбызны әйтеп тә тормыйм. Рәсәй буйлап та йөрибез. Әйтик, күптән түгел Угличта кече шәһәрләр фестивалендә катнаштык. Алдагы елда әлеге фестиваль Алабугада узачак, - ди ул.
Шулай да күңеленә иң якыны Әгерҗе сәхнәсе булуын яшерми.
- Монысы туган шәһәрем бит, - ди, горурланып. Әгерҗене яраткангадыр, ял саен гаиләсе янына ашыга.
- Бабам Владиславка рәхмәт, атна саен мине Алабугага машина белән килеп ала. Ял көннәрен яраткан әбием, сеңлем, әнием белән уздырам да, атна буена җитәрлек көч туплыйм, - ди ул.
...2003 еллар. Әнә, Әгерҗенең үзәк мәйданында өстенә саргылт күлмәк, башына эшләпә кигән озын толымлы кечкенә генә кыз чыгыш ясый. Алты яшьлек Лиана ул.
- "Самая счастливая в это утро я" дип аталган җырны башкарган идем мин ул чакта. Бүген дә шушы ук сүзләрне кабатлый алам: яраткан уку йортым, сәхнәм, тамашачыларым, гаиләм, сөйгән егетем бар. Димәк, мин бәхетле, - ди кыз тыйнак кына елмаеп.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев