Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Исән йөреп, сау кайтыгыз

Көзге чакырылышта районнан 60 егет солдат каешы буачак. Армиягә алынучылар бер ел хезмәт итәчәкләр һәм Татарстан Хөкүмәте аларның һәрберсенә кәрәзле телефон тапшыра. Бүген, 8 ноябрьдә, беренче китүче 12 егет, әти-әниләре, сөйгәннәре белән бер елга саубуллашып, олы юлга кузгалдылар. Армия - тормыш мәктәбе Ә алдагы көннәрдә туган йортларында булачак солдатларны армиягә...

Көзге чакырылышта районнан 60 егет солдат каешы буачак. Армиягә алынучылар бер ел хезмәт итәчәкләр һәм Татарстан Хөкүмәте аларның һәрберсенә кәрәзле телефон тапшыра. Бүген, 8 ноябрьдә, беренче китүче 12 егет, әти-әниләре, сөйгәннәре белән бер елга саубуллашып, олы юлга кузгалдылар.

Армия - тормыш мәктәбе
Ә алдагы көннәрдә туган йортларында булачак солдатларны армиягә озату ашлары гөрләде. Авылларда элеккечә кулъяулыклар бирү йоласы онытылса да, әле хәзер дә солдат ашларында "Сарман көе" яңгырый, изге теләкләр әйтелә, култамгалар куелган истәлекле әйбер өй түренә менеп кунаклый.
- Армиягә барасы көннәрне көтеп алдым. Минем дә башка яшьтәшләрем кебек дөнья күреп, солдат шулпасын татып кайтасым килә. Аннан армия дисциплинага да өйрәтә, зур тормыш мәктәбе, диләр аны. Сыйныфташларым Сәрвәр Ходайбирганов, Рафил Шәймәрданов - инде ярты ел солдат хезмәтендә. Алар белән телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Армиядәге тәртипләрдән зарланмыйлар. Үзем хәрби комиссариат юлламасы белән Түбән Камада өч ай шоферлыкка укыдым. Бу һөнәрнең армиядә кирәге чыгар дип уйлыйм. Көрәш белән шөгыльләнүем дә бушка китмәс. Спорт белән дус егетләргә армиядә физик күнегүләрне үтәү җиңелрәк бирелә, - ди Кырындыдан көрәшче егет Илнур Шәйдуллин.
Аның кебек көзге чакырылышта солдат каешы буарга әзерләнүче райондашларыбыз өчен уздырылган "Хәрби чакырылыш көне"ндә изге теләкләр юлланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев:
- Сез бәхетле: армиядә бер ел гына хезмәт итәсез. Әмма һәр нәрсәгә әзер булыгыз. Хәрби бурычны кайда гына үтәсәгез дә районыбызның, Татарстаныбызның йөзенә кызыллык китермәгез. Без армиядәге якташларыбызның хәлләрен һәрдаим белешеп торабыз. Бу матур традицияне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Сездән бары яхшы хәбәрләр генә көтәбез, - диде һәм егетләргә район башлыгы Валерий Макаровның истәлек бүләкләрен тапшырды.
Экраннан Казандагы "Патриот" үзәгендәге чакырылыш пунктында солдат тормышы белән таныштырган сюжетны караганнан соң егетләрнең армиягә бару теләкләре икеләтә уянгандыр. Әлеге пунктта солдатка әзерлек эшләренең ничек башкарылуын күрсәттеләр. Егетләр медицина комиссиясе уздылар, башлары пеләшләнде, хәрби форма кигәч булачак солдатлар тагын да матураеп, җитдиләнеп калдылар, солдат шулпасыннан авыз иттеләр, казарма тәртипләре белән таныштылар, юлга кузгалыр алдыннан кәрәзле телефонлы да булдылар.
- Әмма сез армия тормышы бик җиңел генә була икән дип уйламагыз. Анда иртән йокың туймаса да җитез генә сикереп торырга, эшлисең килмәсә дә эшләргә кирәк. Шулай да армиядән куркырга кирәкми. Армия сездән чын ир-егет ясый, - диде район хәрби комиссары Илгиз Галиев.

Алар күкрәгендә - орден-медальләр
"Хәрби чакырылыш" көненә хезмәт бурычын үтәгәндә орден-медальләр белән бүләкләнгән райондашларыбыз Пеләмештән Игорь Асин, Әгерҗедән Ленар Зәйнуллин, Айрат Нәфыйковның чакырылуы очраклы түгел иде. Чөнки бу батыр ир-егетләрне һәркем, бигрәк тә булачак солдатлар белергә тиеш.
Ленар Санкт-Петербургта хезмәт иткәндә өч тапкыр парашюттан сикерә. Спорт чараларында актив катнашканы, физик яктан хәзерлекле булганы өчен "Хезмәттәге аерым уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ә Айрат Җиңүнең 68 еллыгына багышланган хәрби парадта катнаша һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Хәрби парадта катнашканы өчен" медаленә лаек була. Пеләмеш егете Игорь Асин үзе турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмады. Аңа Төньяк Кавказдагы бәрелешләрдә катнашырга туры килгән. Шундыйларның берсендә төркем командиры боевиклар куйган шартлаткычка эләгеп каты яралана. Шуннан соң бүлекчә командиры Игорь төркем белән җитәкчелек итүне үз өстенә ала. Күрсәткән батырлыклары өчен "Батырлык ордены" белән бүләкләнә.
- Армия - һәр ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Нинди генә вакыйгалар булса да сынатмагыз. Исән йөреп сау кайтыгыз, - диде райондагы "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов.

Ана күңеле - балада
Армиягә баласын озаткан әниләрнең хәлен аңлавы кыен түгел. Бер ел буе улыннан хат яисә шалтырату көтеп өзгәләнә аларның йөрәкләре. Әнә, Әгерҗедән Лилия Мишакованың улы Михаил да корабльдә хәрби хезмәт бурычын үти.
- Әлбәттә, Миша повестка алып кайткач үземне кая куярга белмичә йөрдем. Әмма армиягә киткәч улым һәр көнне шалтыратып "әни, борчылма, минем белән барысы да яхшы. Армиядә миңа бик ошый", дигәч, тынычландым. Хәзер улым белән горурланам һәм аның кайтуын зарыгып көтәм, - диде.
Ә менә ире яшьли генә вафат булып биш малай белән тол калган Тәбәрледән Гөлнара Сибгатова олы улы Рифатны армиягә озату мәшәкатьләре белән йөри.
- Баласы армиягә киткән аналарның хәлен аңлыйм мин хәзер. Беренчесе генә китә бит әле. Дулкынланам да, куркам да, улым өчен йөрәгем өзгәләнә. Әмма Рифат армиядә сынатмас. Кечкенәдән хуҗалыкта бөтен ир-ат эше аның өстендә булды, спортны яратты. Әмма ничек кенә булса да, әни кешенең күңеле бары бала янында инде, - ди ул.
Кайда гына хезмәт итсәләр дә, егетләребез туган якларга сау-сәламәт булып кайтсыннар. Ә иң мөһиме, аларны зарыгып әти-әниләре көткәнен онытмасыннар иде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев