Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Исән йөреп, сау кайтыгыз, егетләр!

12 ноябрьдә иртәнге сәгать 5тә хәрби комиссариатның Әгерҗе районы бүлеге ишегалдында 15 егетне тантаналы шартларда хәрби хезмәткә озаттылар. Булачак солдатларга хәер-фатиха бирергә район җитәкчеләре һәм дин әһелләре дә килде. Иртәнге дүрттә үк хәрби комиссариат тирәсендә җанлылык хөкем сөрә иде. Хәрби хезмәткә китүчеләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, сөйгән кызлары, дуслары бик күп...

12 ноябрьдә иртәнге сәгать 5тә хәрби комиссариатның Әгерҗе районы бүлеге ишегалдында 15 егетне тантаналы шартларда хәрби хезмәткә озаттылар. Булачак солдатларга хәер-фатиха бирергә район җитәкчеләре һәм дин әһелләре дә килде.
Иртәнге дүрттә үк хәрби комиссариат тирәсендә җанлылык хөкем сөрә иде. Хәрби хезмәткә китүчеләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, сөйгән кызлары, дуслары бик күп җыелган. Соңгы тапкыр кочаклашып күрешүләр, үгет-нәсыйхәтләр, әтиләрнең ирләрчә кул биреп саубуллашулары, әниләрнең күз яшьләре... Әнә, бер егет елап үксеп беткән әнисен ничек тә тынычландырырга тырыша. Ваня Масловны озатырга килгән бабасы Николай Одинцов: "Үзем дә 60нчы елларда десант гаскәрләрендә хезмәт иттем. Аннан улымны озаттым солдатка. Хәзер менә оныгыма чират җитте. Чын ир-егет армия тормышын узарга тиеш", - ди оныгының аркасыннан сөеп. Ә әбисе Евдокия Павловна: "Ваня үзе армиягә барырга теләде. Аның исән-имин әйләнеп кайтканын күрергә язсын", - ди.
Ул арада Казанга кадәр озата баручы хәрби комиссариат хезмәткәрләре Роза Конакова, Гөлнара Садыйкова юлга кузгалыр алдыннан егетләргә рюкзакларын тутырырга булышалар. Ә фельдшер Эльвира Муллахмәтова булачак солдатларның сәламәтлеге белән кызыксына.
Ә хәрби хезмәткә китүчеләр үзләрен ничек хис итәләр икән? Варкләд-Бодьядан Александр Тимбеков Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. "Алдагы билгесезлек бераз дулкынландыра. Ләкин шунысын ышандырып әйтә алам: хәрби хезмәттә сынатмам. Егет кеше бернинди авырлык алдында да куркып калмаска тиеш. Әлегә йөргән кызым юк иде. Көтәрме-көтмәсме дип борчыласы юк", - ди.
Бимадан Дмитрий Михайлов белән Әгерҗедән Алмаз Әхмәтовның хәлләре
башкачарак. Аларның инде хатыннары һәм балалары бар. Менә аларга кадерле кешеләре белән саубуллашу бик авыр, әлбәттә. Гаиләле буларак, аларны якын-тирәдә генә хезмәт итәргә җибәрәләр икән: берсе - Казанда, икенчесе - Йошкар-Олада. Ә балалары әтиләре хәрби хезмәт бурычын үтәгән чорда ай саен 6000 сум пособие алачак.
Ниһаять, егетләр тантанага тезелделәр. Иң элек аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров сәламләде. "Сез - спецназда хезмәт итәчәк егетләр һәм моның белән горурланырга тиеш. Чөнки бу гаскәрләргә теләсә кемне алмыйлар. Спецназда хезмәт итү җиңел булмаячак. Ләкин сез сынатмассыз дип ышанабыз. Ә без командирларыгыз белән һәрчак элемтәдә торачакбыз. Армиядә үзегезне Татарстанның, Әгерҗенең батыр, курку белмәс егетләре икәнлегегезне күрсәтегез", - дигән үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде район җитәкчесе. Хәрби комиссар Илгиз Галиев исә булачак хәрбиләргә гадел командирларга, ышанычлы дусларга эләгүләрен теләде. Әфганчы Рафис Муллахмәтов тыныч тормышта да егетләргә иминлегебезне сакларга туры килергә мөмкин булуын кисәтеп: "Солдат теләсә нинди хәлдә дә югалып калмаска тиеш", - диде. Дин әһелләре Сергий атакай һәм Хәлим хәзрәт Якупов та аларга изге теләкләрен юлладылар. Әниләр исеменнән чыгыш ясаган Наилә Зайцева: "Барысы да әйбәт булыр, егетләр! Нык, түзем булыгыз! Исән йөреп, сау кайтыгыз!" - диде. Ә бу сүзләргә җавап итеп Саша Тимбеков: "Без ышандырып әйтәбез: йөзегезгә кызыллык китермәбез. Сез көтегез генә, без бер елдан исән-имин әйләнеп кайтырбыз!" - дигәндә әниләрнең тагын күңелләре тулды. Саубуллашыр алдыннан Валерий Макаров егетләргә юлга тәм-томнар тутырылган пакетлар тапшырды.
Урамда күңелләрне җилкендереп "Славянка маршы" яңгырады. Соңгы тапкыр саубуллашулар, соңгы нәсыйхәтләр... Егетләр автобусларга утырып Казанга юл тоттылар. Ә бу вакытта шәһәр йоклый, урамда беренче кар ява иде. Яңа яуган карлы юлдан хәрби хезмәткә киткән якташларга хәерле, тыныч еллар телик. Без сезне көтәбез!
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев