Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

“IT-чемпион“га старт бирелде

"IT-чемпион" республика бәйгесенә икенче тапкыр старт бирелде. Узган ел бәйгедә 253 мең укучы катнашкан булса, шуларның 500гә якыны планшет белән бүләкләнде. Укучылар портал аша 320 мең кешене электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәткән. Нәтиҗәдә, ай саен күрсәтелә торган электрон хезмәтләрнең саны 60 процентка арткан. Быел исә җиңүчеләргә ноутбуклар биреләчәк. Шулай ук укучыларны...

"IT-чемпион" республика бәйгесенә икенче тапкыр старт бирелде.
Узган ел бәйгедә 253 мең укучы катнашкан булса, шуларның 500гә якыны планшет белән бүләкләнде. Укучылар портал аша 320 мең кешене электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәткән. Нәтиҗәдә, ай саен күрсәтелә торган электрон хезмәтләрнең саны 60 процентка арткан. Быел исә җиңүчеләргә ноутбуклар биреләчәк. Шулай ук укучыларны гына түгел, иң актив мәктәпләрне дә бүләкләргә җыеналар. Аларны мобиль сыйныфлар көтә. Ә иң актив районнар интерактив тактага ия булачак.
Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр "шәхси кабинетлары"на 15 марттан керә ала.
Сүз уңаеннан: узган ел безнең районнан "IT-чемпион" бәйгесендә катнашып, 10 укучы планшет белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев