Иж-Бубыйдан “Хыял“ бию төркеме - тагын җиңүче
Узган атнада Мөслимдә "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестиваль-бәйгесенең зона этабы узды. Безнең районнан әлеге бәйгедә 76 сәләтле бала катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы Рузанна Исламова җитәкчелегендәге "Хыял" бию коллективы инде икенче ел рәттән җиңү яулады. "Вокал соло" номинациясендә Рөстәм Егоров II урын алды (район Мәдәният сарае, җитәкчесе Ләйсән Тимершина). Шул ук...
Узган атнада Мөслимдә "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестиваль-бәйгесенең зона этабы узды.
Безнең районнан әлеге бәйгедә 76 сәләтле бала катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы Рузанна Исламова җитәкчелегендәге "Хыял" бию коллективы инде икенче ел рәттән җиңү яулады.
"Вокал соло" номинациясендә Рөстәм Егоров II урын алды (район Мәдәният сарае, җитәкчесе Ләйсән Тимершина). Шул ук номинациядә үз яшь төркемнәрендә Жанна Изирушева (Гүзәл Сәләхиева), 5нче бакчада тәрбияләнүче Арина Шәкурова (Елена Скворцова) III урын алдылар. Алар барысы да тиздән Казанда "Йолдызлык" бәйгесенең финал турында катнашачаклар.
Мондый зур бәйгедә үзләрен әле беренче тапкыр гына сынап караган малай-кызларга фестивальнең махус бүләкләре әзерләнгән иде. Мәктәптән тыш тәрбия бирү үзәгенең "Росинки" (Юлия Рыболовлева) бию коллективының кечкенәләр төркеме, үзен "конферанс" номинациясендә сынап караган Иж-Бубый балалар бакчасында тәрбияләнүче 6 яшьлек Фәнзил Мусин (Диләрә Чукова) Диплом һәм мхсус бүләкләргә лаек булдылар.
- Балаларны Мөслимгә фестивальгә алып баруда, костюмнар тектерүдә ярдәм иткән әти-әниләргә зур рәхмәт, - ди яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева. Ул иганәчелек ярдәме күрсәткән "Кругозор" оптикасына, Илдус Нәбиуллин җитәкчелегендәге транспорт компаниясенә дә олы рәхмәтен җиткерде. "Хыял" биючеләренә иганәчелек ярдәме күрсәткән "Водоканал" ширкәтенә, якташлары - Казан эшмәкәре Искәндәр Җиһангәрәевка бию коллективы рәхмәтле.
- Балаларның сәләтен үстерүгә, аларны олы сәхнәгә чыгаруга тырышлык куйган һәркемгә зур рәхмәт. Әнә шундыйлар ярдәме белән яшь талантларны тагын да үстерергә, туган районыбызны чит төбәкләрдә дә танытырга мөмкин, - ди Татьяна Сергеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев