Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Якташыбыз зур сәхнәләр яулый

Җәйге мәшәкатьләр артта калды дисәк тә була. Халык бакчасыннан соңгы уңышларны җыя. Көзге моңсу кичләрне ямьләндереп, күңелләрне күтәреп җибәрү, алҗуларны басар өчен каядыр барасы, рәхәтләнеп ял итәсе килә. Әнә, җәен концертларга сусаган якташларны Кырынды егете Венер СӘЛИМОВ һәм аның сәхнәдәш дуслары ял итәргә чакыралар. Венер тамашачыны моңлы, көчле тавышы белән...

Җәйге мәшәкатьләр артта калды дисәк тә була. Халык бакчасыннан соңгы уңышларны җыя. Көзге моңсу кичләрне ямьләндереп, күңелләрне күтәреп җибәрү, алҗуларны басар өчен каядыр барасы, рәхәтләнеп ял итәсе килә. Әнә, җәен концертларга сусаган якташларны Кырынды егете Венер СӘЛИМОВ һәм аның сәхнәдәш дуслары ял итәргә чакыралар.
Венер тамашачыны моңлы, көчле тавышы белән сокландыра. Аннан соң күп җырларының авторлары - үзебезнең райондашлар. Концертка берничә көн кала Венер белән әңгәмә корып алдык.

- Татар эстрадасына яшь артистлар арасына якташларыбыз иҗат иткән җырлар белән кереп китүең, хәтта клип та төшерергә өлгерүең безнең өчен сөенеч булды.
- Әйе, 2012 елда "Болгар" радиосыннан беренче иҗат җимешләрем Рушания Байтимерова сүзләренә Фәнис Арсланов көй язган "Ник син мине юксындырасың" һәм абыйлы-энеле Фәнил-Фәнис Арслановларның "Әкият кызы" җырлары яңгырый башлады. Әлеге радиода иң яхшы җырлардан төзелгән "Музыкаль дистә" хит-парадында "Ник син мине юксындырасың" дигән җыр өченче урынга лаек булды.
- Эстрадага юл шуннан башланды инде, димәк.
- Шулай дисәк тә ялгыш булмас. Аннан "Барс Медиа" компаниясе белән хезмәттәшлек башланды. Алар мин белем ала торган Казан мәдәният һәм сәнгать университетына килеп кастинг уздырдылар. Шунда ике җыр башкарып, "имтихан"ны уңышлы гына үттем. Соңыннан "Хыялда син" җырына клип төшерергә тәкъдим иттеләр. Бу җыр да - якташларыбыз Рәфинә Сабирҗанова һәм Равил Бадахшинныкы. Моңа кадәр бик күп җирләрдә чыгыш ясаганым булса да, мине шушы клип танытты дисәм дә була.
- Һәр якшәмбе ТНВ каналыннан "Музыкаль каймак" тапшыруын карап Иркә белән икегез башкаруындагы "Гүзәллек-матурлык" җыры өчен җан атып утырабыз. Бу җырга клибыгыз да бик матур килеп чыккан.
- Иркә белән мине "Татарча солянка" концертлары дуслаштырды. Аннан ул концертларында чыгыш ясарга тәкъдим итте. Чирмешән районында төшерелгән "Гүзәллек-матурлык" җырына клип гади булса да, бик матур килеп чыкты. Бу якларның халкы да уен-көлке, җыр-моңга оста икән.
Иркә белән инде авылдашларым да таныштылар. Быел кичке Сабантуйда кырындылыларга бик матур концерт бүләк иттек.
- Каникулларда үзең дә районыбызда концертлар куясың. Иҗат төркемең белән дә таныштыр әле.
- Кечкенәдән район сәхнәсендә җырлап үскән авылдашым Диния Кәримуллинаның җырлавын тамашачылар көтеп ала. Төркемдәшем Руслан Галимуллин баянда уйнап концертларга үзгә ямь өсти. "Сәйдәш" төркеменең биюләре, Буа сатира театры актеры Илнар Талиповның алып баруын да халык бик яратып кабул итә. Иж-Бубыйның җырчы игезәкләре Гөлназ-Гөлчәчәк Хәмидуллиналар да концертларымда еш чыгыш ясыйлар.
- Сине әле туйлар алып баручы буларак та беләбез.
- Әйе, туйлар да алып барам, җырлыйм, биим. Гастрольләр графигы да әллә кайчан төзелгән. Укудан да калышмаска кирәк. Кыскасы, бер минут та буш вакытым юк. Миңа шундый тынгысыз тормыш бик тә ошый.
- Әле бит авылда әти-әни дә көтеп тора.
- Туган якларга эзне суытмыйбыз анысы. Балалар бакчасында эшләүче әнием Алмазия дә, әтием Марс та иҗат юлыма кереп китүемне хупладылар гына. Казан җырчылары - бездә еш кунак. Әти-әнием йорты, әнә шулай, артистлардан өзелеп тормый.
- Венер, сиңа иҗат уңышлары телибез. Туган якларда сине яратучы тамашачы барын онытма.
- Ә мин якташларны "Татарча солянка" да көтеп калам. Очрашканга кадәр.
Әңгәмәдәш - Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев