Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Яшьлек бәйрәме

Яшьлек... Гомернең хыялларга, фантазиягә бай, энергия ташып торган иң матур чоры ул. Яшьлеген кем генә сагынып искә алмый икән?! Узган атнада район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга Яшьләр көненә багышланган бәйрәмгә егет-кызларның гына түгел, күңелләре белән әле дә яшь калган урта, хәтта өлкәнрәк яшьтәгеләрнең дә килүе очраклы гына түгелдер. Алар бәйрәмдә...

Яшьлек... Гомернең хыялларга, фантазиягә бай, энергия ташып торган иң матур чоры ул. Яшьлеген кем генә сагынып искә алмый икән?! Узган атнада район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга Яшьләр көненә багышланган бәйрәмгә егет-кызларның гына түгел, күңелләре белән әле дә яшь калган урта, хәтта өлкәнрәк яшьтәгеләрнең дә килүе очраклы гына түгелдер. Алар бәйрәмдә чыгыш ясаган яшьләргә, аларның осталыкларына, активлыкларына, уңышларына сокланып, үзләренең дә яшь чакларын сагынып искә алганнардыр.
Кайбер өлкәннәр яшьләрдән зарланырга яратсалар да, егет-кызлар арасында спортта, сәхнәдә, җәмәгать эшләрендә янып-көеп йөрүче яшьләрнең артуына күңел сөенә. Бәйрәмдә әнә шундый актив тормыш алып баручы яшьләргә зур хөрмәт күрсәтелде. Иң элек районыбыз яшьләрен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова тәбрикләде. Ул 2010 елдагы халык санын алуда аеруча актив эшләгән Гүзәлия Ваһапова, Аида Капилова, Айгөл Серебрянникова, Эльмира Тукманова, Энҗе Хикмәтуллинага "Халык санын алудагы казанышлары өчен" медален ташырды. Ә яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү кысаларында узган җыендагы актив эшчәнлекләре өчен Константин Куприянов, Алмаз Филиппов, Денис Аюшев, Илдар Хикмәтуллин район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Районыбыз яшьләре тормышын җанландыруга, аларның сәләтләрен ачуга, үстерүгә зур хезмәт куючы яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергееваның да егет-кызларга әйтәсе сүзе бар иде. Ул аларны гомернең бик тиз уза торган шушы гүзәл чорын заяга түгел, файдалы эшләр белән уздырырга чакырды. Ә моның өчен шәһәребездә шартлар җитәрлек: дистәләгән спорт, хореография, вокал һәм башка төрле түгәрәкләр, секцияләр эшли. Боз сарае һәм стадионда рәхәтләнеп шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Кулга шешә тотып, авызга тәмәке кабып йөрүнең, наркотиклар кулланып, үзеңне үлемгә дучар итүнең аяныч хәлләргә китерүен күп яшьләр аңладылар хәзер. Яшьләрне актив тормышка тартуга зур көч куючы Мансур Хафизов, Владислав Туганаев, Владислав Макаров, Илшат Фәхриев, Антон Попцовның үзләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады бәйрәмдә. Татьяна Сергеевна аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул "Әгерҗе ДоЗоР" уенында актив катнашучы командага күчмә кубок тапшырып, башкаларны да алардан үрнәк алырга чакырды.
Быелгы Яшьләр көне шәһәребездәге 15 яшүсмер өчен аеруча истәлекле булды. Аларга миграция хезмәте идарәсенең Әгерҗе бүлекчәсе начальнигы Елена Шадрина Россия гражданины паспорты тапшырды. Мәйданда кич буе яшь сәхнә осталары башкаруында җыр-биюләр тынып тормады, КВНщиклар кызыклы чыгышлары , "РТУ" командасы егетләре урам биюләре белән кәефләрне күтәрделәр. Рәсем ясау осталары һәм теләгән һәркем үзенең осталыгын күрсәтә алды мәйданда. Скутерда йөрергә яратучылар да көч сынаштылар.
Халыкны бәйрәм программасындагы күбекле дискотека дигәне аеруча кызыксындыра иде. Зур калаларда бу төр дискотека бик популяр булса да, бездә әле беренче тапкыр булганлыктан, урта яшьләрдәгеләр дә нинди була икән ул дип көтте дискотеканы. И-и, рәхәтләнделәр соң яшьләр дә, балалар да күбек эчендә биеп. Кем әйтмешли, күрмәгәнен күрде бу төнне Әгерҗе халкы.
...Тик теләсә кайсы бәйрәмнән соң мәйдан һәм Җиңү скверы территориясендә кәефне төшерә торган күренеш бу юлы аеруча коточкыч иде. Ул чүп-чарның күплеген сурәтләргә сүзләр дә табалмыйм. Полиция " бәйрәмдә тәртип бозулар булмады", дисә дә, яшьләрнең туган шәһәребез чисталыгына төкереп карауларына йөрәк әрни. Бәйрәмнән соң бу мәйданга карарга куркыныч бит... Туган төбәгебезгә чын хуҗаларча караш булырмы икән бездә?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев