Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Егет даны – үз кулында

    Авыл егете диюгә кечкенәдән әтисе белән бергә абзар-кура тирәсендә эшкә өйрәнеп үскән, техника "җене" кагылган, кулыннан теләсә нинди эш килгән, мәктәптән үк авыл сәхнәсендә җырлап-биеп йөргән уңган, тырыш, көчле егет күз алдына килә. Менә шундый сыйфатлары өстенә зирәк, белемле, спорт сөюче иң тәвәккәл 7 егет районда беренче тапкыр оештырылган "Авыл...


    Авыл егете диюгә кечкенәдән әтисе белән бергә абзар-кура тирәсендә эшкә өйрәнеп үскән, техника "җене" кагылган, кулыннан теләсә нинди эш килгән, мәктәптән үк авыл сәхнәсендә җырлап-биеп йөргән уңган, тырыш, көчле егет күз алдына килә. Менә шундый сыйфатлары өстенә зирәк, белемле, спорт сөюче иң тәвәккәл 7 егет районда беренче тапкыр оештырылган "Авыл егете" бәйгесенә Варкләд-Бодья клубына җыелдылар.

    Таныш булыгыз
    Беренчеләргә һәрвакыт авыррак була дисәләр дә, бу тәвәккәл егетләр берсе дә сынатмады. Иң әүвәл, әйдәгез, кыю егетләр белән танышыйк. Менә алар:
    Зөфәр АИТОВ Барҗы-Умга авылында яши "Прикамнефть"тә эшли. Чаңгыда йөрергә ярата. Ул чын ир-егет гаиләсен яратырга, җәмәгатенә гомере буе тугры булырга тиеш дип саный.
    Николай ПАСТУХОВ - Бима авылыннан. Сарапулдагы азык-төлек техникумында белем ала. "Нинди генә постта булса да кеше гади, ихлас, якыннарына, дусларына тугры булырга тиеш", - ди. Мари яшьләренең "Келшымаш" бию ансамбле белән Бөтенроссия һәм Халыкара фестивальләрдә катнашканы бар.
    Тимур ОЛХАЕВ - Сарсак-Омгадан. УдГУда укый. Спорт белән дус. Тормышта төп максаты - сөеклесенең тугры ире һәм кайгыртучан чын әти булу.
    Рәмис ИСМӘГЫЙЛЕВ - Кырынды авылыннан. Балачактан ук баянда уйнарга өйрәнү турында хыялланган. Үҗәтлеге һәм зур тырышлыгы белән бу хыялы тормышка ашкан. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
    Марсель СУТЯГИН - Иж-Бубый егете. Ведомстводан тыш хезмәтендә эшли. Тыныч холыклы, сабыр, һәр эшкә зур җаваплылык белән карый. Иң зур хыялы - байлык белән тулы хәзинә табу.
    Олег КИРИЛЛОВ Варкләд-Бодьяда яши. Агрофирмада эшли. Дөньяны яхшы якка үзгәртү хыялы белән яна. Теләсә нинди хәлдә дә үз-үзен кулга ала белә, башкаларга да үзләрендә шушы сыйфатны тәрбияләүләрен тели.
    Рифат ГАНИЕВ - Тирсәдән. Казан дәүләт университетының спорт факультетында белем ала. Максатына ирешү өчен үҗәт була белә. Җәен Универсиада уеннарын Казанда карау теләге белән яна.

    Егет яуда сынала
    Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Хикмәтуллина инициативасы белән оештырылган бу бәйге егетләребезгә талантларын, сәләтләрен, уңганлыкларын, җитезлекләрен ачарга, үз милләтләренең бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен башкаларга күрсәтергә, көндәшләреннән нәрсәгәдер өйрәнергә, үрнәк алырга ярдәм итми калмагандыр. Егет яуда сынала дисәләр дә, менә мондый бәйге дә - егетлекне күрсәтү өчен менә дигән чара. Юкка гына "егетнең даны - үз кулында", димиләр.
    Ярыш барышында егетләр туган як тарихын белү буенча белемнәрен дә күрсәттеләр. Күңелле старт уеннарында җитезлекләрен, физик әзерлекләрен күрдек. Алар балта эшенә осталыкларын гына түгел, бәрәңге әрчүдә дә җитезлекләрен сынадылар.
    Ә көчле затларның сәхнә осталыгы залны аеруча әсир итте һәм таң калдырды. Марсельнең гитарада уйнап җырлавы, Зөфәрнең сәнгатьле итеп шигырь сөйләве, Олегның удмурт биюе, Рамисның баянда уйнавы, Николайның дәртле мари биюе барыбызны да сокландырды. Ә Тимур милли киемдә Кавказ халкы биюен башкаруы белән залны тулысынча әсир итте. Бәйгене оештыручыларның берсе Энҗе Хикмәтуллина да аңа кушылып биеп киткәч, зал көчле алкышларга күмелде. Менә, ичмасам, талант дип тел шартлаттылар күпләр Тимурның чыгышын карагач. "Булганнан бар да була" дигән сүзләр бу Сарсак-Омга егетенә бигрәк тә туры килә. Әнә, кызларны вальска чакыру ярышы игълан ителгәч тә, Тимур роза чәчәге бүләк итеп, жюри рәисе Римма Гыйльметдинованың да йөрәген яулап алды. Марсельнең дә шигъри юллар белән биергә чакыруы кызлар күңелен эретерлек иде.
    Әнә шулай, егетләрне өч сәгатькә якын төрле яклап сынадылар. Шунысы сөенечле, җиде егетнең һәрберсе, урыслар әйтмешли, "первый парень на селе" булуларын күрсәтә алдылар. Жюрига алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу да кыен булды. Беренче урын бернинди бәхәсләрсез төрле яктан талантлы чын авыл егете Тимур Олхаевка бирелде. Икенчедә - Николай Пастухов, өченчедә - Зөфәр Аитов. Бәйгедә катнашучыларның һәрберсе бүләк һәм әле озак вакытлар күңелендә сакланачак матур хисләр белән китте. "Авыл егете" аларны таныштырды, дуслаштырды. Кызларга да әйтер сүзем бар. Бу чын егетләр берсе дә өйләнмәгән, һәрберсе тәртипле, уңган, сабыр холыклы кәләш турында хыяллана. Шул сыйфатларга ия кызлар гомерлек яр итеп бу егетләрне сайласалар, ирдән егылып уңачакларына һич шигем юк.
    "Мондый бәйгене беренче тапкыр оештыргач, төерле булыр дип борчылган идек. Тәвәккәллек күрсәткән егетләргә дә, ярышны кызыклы итеп алып барган Антон Попцовка, оештыру эшләрендә зур булышлык күрсәткән Артем Дериглазовка, "Аграр яшьләр оешмасы"ндагы фикердәшләрем Сергей Мурзин, Айгөл Чураевага, Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтовка, Варкләд-Бодья клубы хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Бу ярыштан соң ук "кызлар өчен дә шундый ярыш оештырыгыз әле" дигән тәкъдимнәрен җиткерүчеләр булган иде. Менә 22 мартта кичке сәгать 6да Кадрәк авылына "Авыл кызы" бәйгесенә чакырам. Килегез, күңелле булачак", диде Энҗе Хикмәтуллина.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: