Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Яшьлегеңдә яшьнәмәсәң...

Узган шимбәдә Кичкетаң авыл җирлеге районыбыз яшьләрен җыйды. Биредә беренче тапкыр "Авыл яшьләре көне" уздырылды. Энҗе Хикмәтуллина җитәкчелегендәге "ТР аграр яшьләре берлеге"нең Әгерҗе районы бүлекчәсе, республикада оештырылган "Авыл кичләре" проектында катнашып, 200 мең сум грант откан иде. "Ул безгә бик файдалы булды. Быел шул акчага "Авыл егете", "Авыл кызы" бәйгеләрен...

Узган шимбәдә Кичкетаң авыл җирлеге районыбыз яшьләрен җыйды. Биредә беренче тапкыр "Авыл яшьләре көне" уздырылды.
Энҗе Хикмәтуллина җитәкчелегендәге "ТР аграр яшьләре берлеге"нең Әгерҗе районы бүлекчәсе, республикада оештырылган "Авыл кичләре" проектында катнашып, 200 мең сум грант откан иде. "Ул безгә бик файдалы булды. Быел шул акчага "Авыл егете", "Авыл кызы" бәйгеләрен уздырдык. Бүген менә тагын яшьләр белән матур табигать кочагына бәйрәмгә җыелдык", - диде Энҗе. Чынлап та, исеменнән үк күренгәнчә, бәйрәм авыл яшьләрен җыйган иде. Студентлар туган яктан киткәнче, эшләп арыган авыл егет-кызларын беразга булса да ял иттерү, иң мөһиме, яшьләрне бергә туплау, берләштерү өчен оештырылган әлеге бәйрәм мизгелләре озак вакытлар күңелләрдә сакланыр.
Тәбәрле егете, җырчы "сандугачыбыз" Динар Шәймәрданов та, әнә, бәйрәмне Рушания Байтимерова һәм Гафият Нигъмәтуллин язган "Бар яктан да сәләтле без - авыл яшьләре" дигән дәртле җыр белән башлап җибәрде. Аннан район башлыгы Валерий Макаров егет-кызларны сәламләп: "Яшьләр, кыю булыгыз! Шулай булсагыз гына тормышта ныклы адымнар белән атлый алырсыз", - диде. Ул яшьләр, бигрәк тә авылда яшәүчеләр өчен Хөкүмәтебезнең соңгы елларда йөз белән борылуын, авыл хуҗалыгын үстерү буенча күптөрле программалар эшләвен билгеләп үтте. "Кече бизнес буенча да планнарыгыз белән уртаклашырсыз дип ышанам. Авылның - киләчәге яшьләрдә. Шуңа күрә сезнең шәһәрдә белгечлек алганнан соң, туып-үскән авылларыгызга кайтуыгызны көтәбез", - диде. Казан кунагы - "ТР аграр яшьләре берлеге" җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина да авыл яшьләренә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдерде, аларны бизнес проектларда актив катнашырга өндәде.
Сәхнә түрендә иң актив авыл яшьләре район башлыгының Рәхмәт хатына да ия булдылар. Менә алар: Кичкетаңнан участок уполномоченные Илназ Җиһангәрәев, Кадрәктән Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Любовь Павлова, укытучы Эвелина Медведева, Исәнбайдан эшмәкәр Раил Симаков, Иж-Бубый ФАПы фельдшеры Ландыш Шәехова. Ә бер төркем яшьләрне әлеге бүлекчә сафларына кабул итеп алдылар. Район күләмендә узучы һәр бәйрәмне алып баручы, әле генә Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенты булу бәхетенә ирешкән, укып бетергәч туган якларга кайтырга вәгъдә биргән Антоп Попцовны да сәхнә түрендә хөрмәтләделәр.
Җырчы кызларыбыз Елена Скворцова, Ләйсән Тимуршина, Кичкетаң "йолдызлары" Ранис Сафиуллин, Салават Ибраһимов башкаруындагы җырлар, Кичкетаң, Красный бор, Кадрәк, Сарсак-Омга авыл җирлекләре яшьләренең чыгышлары бу бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Бу көнне спорт сөючеләр волейбол ярышында да сыналдылар. 16 команда җиңү өчен җан атты. Кадрәк, Сарсак-Омга авыл җирлекләре хәтта ике команда алып килгәннәр иде. Волейболчылар арасында Күләгәш спортчылары - Удмуртия җыелма командасы составындагы районыбыз горурлыгы булган биатлончы егетләребез Александр Васильев һәм Евгений Шамеевны да күрдек. Алар тренировкалар вакытында бер генә атнага туган авылларына ялга кайтканнар һәм бәйрәмгә дә бик теләп килгәннәр. Ярышта Сарсак-Омга командасына тиңнәр булмады. Шушы ук авылның "Юниор" командасы да икенче урын яулап, җанатарларын сөендерде. Кечкенә генә Барҗы-Пельгада да менә дигән спортчылар бар икән. Алар - өченче урында.
Бәйрәм төн уртасына кадәр дәвам итте. Яшьләр дискотекада рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар, дуслаштылар. Бәйрәм тантанасы матур фейерверк белән төгәлләнде. "Барысы да күңелле булды. Әмма программага спорт ярышларын күбрәк кертсеннәр иде. Кул көрәше, аркан тартышу ярышларында егетләр-кызлар катнашмый калмаслар иде. Теләкләремне газета аша оештыручыларга җиткерегез әле", - диде Исәнбайдан Әлмир Рамазанов. Авыл яшьләре көнен уздыру матур традициягә әйләнсен иде. Борынгылар да бит" Яшьлегеңдә яшьнәп кал" дип әйткәннәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев