Кадыбашта егетләрне армиягә чиккән кулъяулыклар белән озаталар
Борынгыдан килгән әлеге традицияне быел Кадыбаш авылында яңартканнар.
- Узган ел авылыбыздан армиягә китүче егетләр булмады. Ә менә быелгы көзге чакырылышта ике егет солдат каешы буачак дигәч, аларны истә калырлык, матур итеп озатасы килде, – ди Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Сибатова.
Авыл кызлары кулъяулыклар чиккәннәр, шәһәрдә укучы студентлар концерт әзерләгәннәр. Армиягә китәсе көнне булачак солдатлар Илнар Хуҗин һәм Ильяс Кәлимуллинны Мәдәният йортына чакырганнар. Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов, егетләргә уңышлы хезмәт, аларның якыннары янына исән-сау кайтуларын теләп, бүләкләр тапшырган.
Аннан егетләрнең әти-әниләре, дуслары, туганнары иң изге теләкләрен җиткергәннәр. Кызлар матур җырлар бүләк иткәннәр. Иң матур һәм истәлекле бүләк – үз куллары белән чиккән кулъяулыклар тапшырганнар.
Аннан егетләрнең өйләрендә солдат озату ашлары гөрләгән. Соңыннан клубта дискотека булган һәм бар авыл җыелышып аларны Әгерҗедәге хәрби комиссариатка озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев