Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Кадыбаштан Диләрә – җиңүче

Ничә еллар редакциябездә сакланып килгән гадәт буенча быел да 8 Март бәйрәме уңаеннан "Идел" журналының "Вконтакте" социаль челтәрендәге битендә "Идел кызы" бәйгесе игълан иттек. Узган елдагыдан аермалы буларак, җиңүчене комментарий һәм лайклар санына карап билгеләмәдек. Аларны егетләр сайлап алды. Жюридагы ир-егетләрнең күңеленә теплоходта сәяхәт иткәндә Идел киңлекләрен колачлап фотога төшкән...

Ничә еллар редакциябездә сакланып килгән гадәт буенча быел да 8 Март бәйрәме уңаеннан "Идел" журналының "Вконтакте" социаль челтәрендәге битендә "Идел кызы" бәйгесе игълан иттек.


Узган елдагыдан аермалы буларак, җиңүчене комментарий һәм лайклар санына карап билгеләмәдек. Аларны егетләр сайлап алды. Жюридагы ир-егетләрнең күңеленә теплоходта сәяхәт иткәндә Идел киңлекләрен колачлап фотога төшкән Диләрә ЗАКИРОВА хуш килде. Ул - Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы. Шунысы кызык: әлегә кадәр "Идел кызы" бәйгесендә мәктәп укучысының җиңү яулаганы юк иде. Димәк, ике дистә елдан артык тарихы булган "Идел" яшьләр журналы җисемен аклап яши. Диләрә белән телефон аша элемтәгә дә кердек.
- Диләрә, үзең белән якыннан таныштыр әле.
- Кадыбаш авылында туып-үстем. Әтием Хәлил амбар мөдире булып эшли. Әнием Гөлия балалар бакчасын җитәкли. Сеңлем Ләйсән, энем Ислам бар. Физика-математика фәннәрен тирәнтен өйрәнәм.
- Идел фонында төшкән сурәтне журналның исеменә туры китереп махсус сайладыңмы әллә?
- Табигый матурлык иң мөһимедер дип уйлыйм. Әлеге фотода (үземә шулай тоела) табигыйлек күзгә ташл
ана. Матурлыкның нечкәлеге - күзләр. Алар көлеп тә торса, игътибарны җәлеп итмичә калмый.
- Укудан тыш нинди кызыксынуларың бар?
- Шигырьләр язам. Күп вакытым олимпиада, конкурсларга әзерләнеп уза. Баскетбол, волейбол уйнарга яратам. Йоннан (войлок) сурәтләр ясыйм. Физика түгәрәгенә теләп йөрим. Психология турында китаплар, классик әсәрләр укыйм. Фотога төшәргә генә түгел, төшерергә дә яратам. Иң нык кызыксынган өлкәм - бию. Дизайн, театр дөньясы, шигърият, табигать кочагында ял итү, концертлар алып бару - һәммәсе якын. Тарих, әдәбият, физика, хокук белеме фәннәре ошый.
- Иҗат кайсы ягы белән үзенә тартты?
- Тел һәм әдәбиятка мәхәббәтне укытучыларым уятты.
- Яраткан авторларың кемнәр?
- Гаяз Исхакый, Һади такташ, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники һәм башка классик язучыларның әсәрләрен йотлыгып укыйм.
- 11 сыйныфтан соң укуыңны кайда дәвам итәргә телисең?
- Төгәл һәм гуманитар фәннәрне тирәнрәк өйрәнәсе килә. Кая укырга керергә хыяллануым сер булып калсын.
- Син сәлкеш тә бугай...
- Укуда ирешкән уңышларым бәрабәренә "Сәләт"нең "Раушан" аланына эләгү бәхете елмайды һәм ул икенче йортыма әйләнде. Узган ел лингвистика буенча "Асылташ" олимпиадасында беренче урын алдым. Р.Бикмуллин исемендәге шигърият һәм җыр фестивалендә катнаштым. Алла боерса, бу уңышлар "Сәләт" белән элемтәне ныгытыр дип өметләнәм.
- Иҗади булуың, әдәбиятны яратуың белән кемгә охшагансың?
- Әти-әнием сәнгать дигәндә икесе дә "үлеп" китә, биергә яраталар.
Әңгәмәдәш - Чәчәк ГӘРӘЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев