Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Казан егете Татарстанны танытты

Швециядә узган инженер һәм эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2016 Европа чемпионатыннан Казан егете Вадим ПОЛЯКОВ алтын медаль белән кайтты. Татарстан егете бу олы бәйгегә Россия командасы составында барды. Вадим - Казандагы "ПП "ТехВент" компаниясе хезмәткәре. Ул, чемпионатта "Суыткыч техникасы һәм кондиционер" номинациясендә катнашып, Россия җыелма командасы "копилкасын" алтын медаль белән тулыландырды....

Швециядә узган инженер һәм эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2016 Европа чемпионатыннан Казан егете Вадим ПОЛЯКОВ алтын медаль белән кайтты.

Татарстан егете бу олы бәйгегә Россия командасы составында барды. Вадим - Казандагы "ПП "ТехВент" компаниясе хезмәткәре. Ул, чемпионатта "Суыткыч техникасы һәм кондиционер" номинациясендә катнашып, Россия җыелма командасы "копилкасын" алтын медаль белән тулыландырды. Вадим белән бергә Бельгия һәм Нидерландтан килгән ике егет тә, бертигез балл җыеп, алтын медальгә лаек булдылар.

Россия командасы, мондый чемпионатта беренче тапкыр 2014 елда катнашып, анда 11 урын алган иде. Быелгы чемпионатта исә безнең җыелма команда - медальләр саны буенча җиденче урында. Ә гомумкоманда зачетында россиялеләр беренче урынга чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев