Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Кичкетаң кызы Инзилә мәктәпне ике медальгә тәмамлый

"Юк, саубуллашасым килми минем мәктәп, әниемдәй якын укытучыларым, бер-беребез өчен утка-суга керергә әзер булган сыйныфташларым белән. Чыгарылыш безнең өчен соңгы кичә булмасын, авылга кайткан саен күрешеп, яраткан мәктәбебезгә килергә язсын", - ди Кичкетаң мәктәбен тәмамлаучы Инзилә БӘШӘРОВА. Хыяллары чынга ашса, Инзилә әле мәктәп белән саубуллашу түгел, аның эчендә "кайнаячак". Ә...

"Юк, саубуллашасым килми минем мәктәп, әниемдәй якын укытучыларым, бер-беребез өчен утка-суга керергә әзер булган сыйныфташларым белән. Чыгарылыш безнең өчен соңгы кичә булмасын, авылга кайткан саен күрешеп, яраткан мәктәбебезгә килергә язсын", - ди Кичкетаң мәктәбен тәмамлаучы Инзилә БӘШӘРОВА.

Хыяллары чынга ашса, Инзилә әле мәктәп белән саубуллашу түгел, аның эчендә "кайнаячак". Ә укытучы булырга дигән максатының тормышка ашачагына беркем дә шикләнми аның. Чөнки Инзилә мәктәпне Россия һәм Татарстан медальләренә тәмамлый. Беренче сыйныфтан бирле гел бишлегә укыган кыз Бердәм дәүләт имтиханнарын да бик яхшы тапшырган. Рус теленнән - 91, татар теленнән - 82, җәмгыять белеменнән 78 балл җыйган.

Чыгарылыш кичәсеннән соң ул нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу хыялын чынга ашыру һәм кытай телен үзләштерү өчен документларын Алабуга йә Казан югары уку йортына тапшырачак.

- Татар теленә мәхәббәтне укытучым Люция Саматова уятты. Мин дә остазым кебек укытучы булырга телим, - ди Инзилә.

Ә кытай телен сайлавының сәбәбен яңалыкка омтылырга яратуы дип аңлатты.

- Бу тел бик кызык тоела. Шуңа аны өйрәнергә теләгем зур, - ди ул.

Мәктәптә укыганда барлык фәннәрне дә җиңелдән үзләштерә Инзилә. Математика, геометрия кебек төгәл фәннәрне дә ярата.

- Хәзер сынаулар артта калгач та, кулга һаман китап тотасы, кабатлыйсы, укыйсы килә, - ди ул.

Инзиләне укытучылары, сыйныфташлары мәктәпнең йөзек кашы, диләр.

- Сәләтле, зирәк, үз фикерен кыю җиткерә белә торган укучыбыз ул. Татар теле буенча республика олимпиадасында призер булуы аның фәнне тирән үзләштерүе турында сөйли. Иҗади бәйгеләр, фәнни конференцияләрдә бик яратып катнашты һәм җиңүләр яулады, - ди мөгаллимә Люция Саматова.

Кичкетаң мәктәбендә күп еллар инде "Өлкән сыйныф укучылары советы" эшләп килә. 11 сыйныфта укыганда Инзилә аның президенты итеп сайлана һәм мәктәптә төрле чаралар уздыруда башлап йөри.

- Безнең совет "Кичке Таң" заказнигы белән берлектә эшләде. "Һәр сыерчыкка - оя", "Чыршыларны саклыйк" һәм башка табигать белән бәйле бик күп акцияләр, чаралар уздырдык, - ди Инзилә.

- Бик күпләрнең сәләтләре шушы советта ачылды. Алар кызыклы идеяләр белән яналар, үз фикерләрен дәлилләргә өйрәнәләр. Без анда бер йодрык булып эшләдек, - ди совет президенты.

Инзиләне дуслары, сыйныфташлары бик мәрхәмәтле, кеше хәленә керә белгәне өчен дә хөрмәт итәләр.

- Проблемалары турында сөйлиләр икән, мин аны үземнеке кебек кабул итәм. Булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам, - ди ул.

Инзиләнең киләчәктә үз тормышы турында китап язу хыялын да чынга ашырасы килә. Бәлки ул болайрак башланыр: "Беренчегә укырга кергәндә безне - дүрт малай һәм мин - бердәнбер кызны мөгаллимә Фәридә апа Ибраһимова каршы алды. Малайлар арасында укыгангамы, мин үземдә җаваплылыкны аеруча нык сизә идем. 6 сыйныфта безгә Кырынды укучылары кушылды. Без мәктәпне дүрт кыз - җыр-моңга сәләтле Динара Ахунова, спортчы Алисә Шәйдуллина, тыйнак, әмма тәвәккәл Эльмира Закирова һәм мин тәмамладык. Барыбызның да хыялы - педагог булу. Менә шул хыялларны җилкән итеп, максатыбызга ирешү нияте белән төрле уку йортларына документлар тапшырырга киттек..."

ххх

Инзилә Нәзилә Зиннәтова җитәкчелегендәге Кичкетаң мәктәбе коллективына, унбер ел белем биргән яраткан мөгаллимнәренә, газиз әнисе Венера ханымга олы рәхмәтләрен җиткерде. "Мин сезнең йөзгә кызыллык китермәм", диде ул.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев