Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Кичкетаңда узган Авыл яшьләре көнендә авылда төпләнеп калган ир-егетләр һәм гүзәл затлар катнашты

"Кызыктыра шәһәр" дип җырласа да Салават, менә бу яшьләр өчен авыл - тормыш-яшәеш, эш, гаилә... Алар - авыл тормышын җанландыручылар, анда хезмәт куючылар. Кичкетаңда районның аграр яшьләр берләшмәсе уздырган Авыл яшьләре көнендә нәкъ менә авылда төпләнеп калган ир-егетләр һәм гүзәл затлар катнашты. АЛТЫН КУЛЛЫ ЯШЬЛӘР Берләшмәнең җитәкчесе Энҗе Рыкова һәм...

"Кызыктыра шәһәр" дип җырласа да Салават, менә бу яшьләр өчен авыл - тормыш-яшәеш, эш, гаилә... Алар - авыл тормышын җанландыручылар, анда хезмәт куючылар. Кичкетаңда районның аграр яшьләр берләшмәсе уздырган Авыл яшьләре көнендә нәкъ менә авылда төпләнеп калган ир-егетләр һәм гүзәл затлар катнашты.

АЛТЫН КУЛЛЫ ЯШЬЛӘР

Берләшмәнең җитәкчесе Энҗе Рыкова һәм аның командасы бәйрәмне әзерләүгә зур көч куйганнар. Алтын куллы осталарны да барлаганнар, спорт сөючеләрне дә берләштергәннәр, талантларга да осталыкларын күрсәтү өчен мөмкинлек тудырганнар. Менә бу күргәзмәдәге яшьләр тудырган могҗизаны район җитәкчеләре дә бик кызыксынып карады. Тирсәдән килгән Лилия, Алия Сибатоваларга кул эшләренә осталык әниләре Лирадан күчкәндер. Кызларның икесе дә сәнгать мәктәбенең Тирсәдәге филиалын тәмамлаганнар. "Укытучыбыз Марина Гавриловага бик рәхмәтле. Ул чигәргә дә, бәйләргә дә, рәсем ясарга да өйрәтте", диләр. Алиянең портретларны шулкадәр зур осталык белән ясавына сокландык. Арчада укытучылыкка укучы студент Лилия дә балчыктан, сәйләннән әллә нинди могҗизалар тудыра. Әниләре бик матур итеп чигә икән. Барысы да - бәйләү осталары.

Кырындыдан Айгөл Закирова да кызы Айназ белән бергә бантлар ясау белән шөгыльләнә.

- Үрнәкләр бик күп. Матурларын һәм җайлыракларын сайлыйбыз. Үзем дә өйрәнәм, кызымны да өйрәтәм. Әнә, ничек килешә Айназга бантлар, - ди Айгөл.

Тәбәрледән килгән алтын куллы осталар Шамил Әхмәтов һәм Руслан Шәймәрданов - төсле калайдан тәрәзә йөзлекләре ясау буенча районда танылган эшмәкәрләр. "Бизәкләп эшләнгән почта әрҗәләрен дә бик яратып алалар", ди Шамил.

Район башлыгы Валерий Макаров үз эшен башлаган яшьләргә ярдәм кулы сузарга, аларга һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк, диде.

ҖИҢҮ КЕМ КУЛЫНДА

Бу көнне волейбол мәйданчыгында Тирсә, Исәнбай, Кичкетаң, Девәтернә, Сарсак-Омга, Салагыш командалары арасында ярыш бик киеренке барды. Өченче урынга Кичкетаң командасы лаек булды. Ә менә беренче-икенче урын өчен ут күршеләр Тирсә һәм Сарсак-Омга егетләре уйнадылар. Аларны көндәшләр дип әйтергә дә тел әйләнми, атнага ике-өч тапкыр волейболчы егетләр әле Тирсәдә, әле Сарсак-Омгада очрашалар.

- Тирсә волейболчылары җиңәргә тиеш. Безнең көч бирүебез аларга ярдәм итми калмаячак, - диләр спорт сөюче ир-егетләрнең җәмәгатьләре Аидә, Илзидә, Эльвира.

Бу яшь ханымнар ирләре катнашкан бер генә бәйгене дә калдырмыйлар икән.

- Командадагы егетләрнең күбесе Әгерҗедә эшләсә дә, атнага өч тапкыр туган авыллары Тирсәгә кайтып волейбол уйныйлар. Спорт - алар өчен гаиләдән кала икенче урында, - ди Эльвира.

Чынлап та, Динар Орехов, Илмир Латыйпов, Илнар Гыйззәтуллин, Рамил Генатуллин, Дилүс Әхмәтҗанов, Илнур Гыйззәтуллин Сарсак-Омга егетләренә караганда остарак булып чыкты, Тирсә командасы - җиңүче.

ЯШЬЛӘРГӘ - РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ

Бәйрәмдә гомерләрен авыл белән бәйләгән бер төркем актив яшьләр Валерий Макаров кулыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре алдылар. Менә алар: Күләгәш мәктәбе укытучысы Виктория Михайлова, Кичкетаң Мәдәният йорты мөдире Таңсылу Нәҗипова, шәхси эшмәкәрләр Сергей Сергеев, Венера Тимофеева, Салагыш фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Гөлнур Шәйхетдинова, "Россельхозцентр"ның Әгерҗедәге филиалы җитәкчесе Рамил Рәхмәтуллин.

МӘЙДАН КЫЗДЫ

Яшьләр бу көнне Чаллыдан килгән җырчы Руслан Кираметдинов, Уразай һәм Тәбәрле "сандугачлары" Илназ Фазлыев һәм Динар Шәймәрданов җырларына биеделәр. Мәйдан уртасында бөтерелгән кызлар Эльвина һәм Динара, "We dance" төркеменең чыгышларын алкышларга күмделәр. Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтылар районыбыз егет-кызлары бу кичне.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев